Татарстанда куркыныч авария нәтиҗәсендә 15 кеше зыян күргән (ФОТО)

Татарстанда «ГАЗель» белән «Шевроле» җиңел машиналары һәлакәтендә 15 кеше зыян күргән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Барлыгы 15 кеше зыян күргән, шул исәптән бер бала. Бер кеше һәлакәт урынында үлгән. Биш кеше Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән. Аларның берсен хастаханәгә озатканнар, икесе тикшерү уза, тагын икесе амбулатор дәвалануга җибәрелгән», — дип сөйләде ведомствоның матбугат секретаре Әлфия Хәсәнова.

Тагын алты кеше Зәй үзәк район хастаханәсенә китерелгән, аларның икесе өйләренә кайтарылган, өчесен уртача авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар, берсен Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә күчерделәр.

Тагын өч кешене табиблар һәлакәт урынында караган һәм өйләренә кайтарып җибәргән.


Фикер өстәү