Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшләячәк

Чәршәмбе көнне, 13 ноябрьдә, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республика халкы өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар элемтә оештыра.

Татарстан омбудсмены матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, гражданнарның сорауларына республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге һәм Татарстан Төзелеш министрлыгы белгечләре, шулай ук Татарстанның күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге вәкилләре җавап бирәчәк.

Кайнар элемтә телефоны — 8 (843) 236-00-71. Ул 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/11/196757/

Фикер өстәү