Татарстанда яшәүчеләр “Каһарманнар наказына тугрылыклыбыз” бәйгесендә катнаша ала

Татарстанда яшәүчеләргә “Каһарманнар наказына тугрылыклыбыз” дигән Бөтенроссия ватанпәрвәрлек интернет-бәйгесендә  катнашу мөмкинлеге ачыла.  Бәйге ватанпәрвәрлекне пропагандалап килүче Бөек Ватан сугышы геройларының наказын үтәү буенча иң яхшы хезмәтләрне ачыклау, кызыксындыру һәм таратуга юнәлдерелгән.

Чараны, Россия Оборона министрлыгы, Сугышчан дан шәһәрләре һәм герой-шәһәрләр берлеге ярдәмендә, Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Геройларына ярдәм итү буенча “Звезда”  фонды оештырган.

Бәйгедә 10 яшьтән зуррак барча кеше катнаша ала. Гаризалар түбәндәге адрес буенча 2020 елның 15 мартына кадәр кабул ителә: nakaz-concurs@fond-zvezda.ru. Бәйгегә ватанпәрвәрлек темасына багышланган видеоматериаллар, фотосурәтләр һәм иншалар кабул ителә. Бу хакта тулырак мәгълүматлар белән “Звезда” фондның рәсми сайтында (www.fond-zvezda.ru) танышырга була.

Җиңүчеләр киләсе елның 4 маенда, “Каһарманнар наказына тугрылыклыбыз” Бөтенроссия ватанпәрвәрлек форумы кысаларында, Мәскәүдә Поклон тавында урнашкан Бөек Ватан сугышы үзәк музееның Дан залында бүләкләнәчәк.


Фикер өстәү