Татарстанлылар 31 декабрь эшлиячәкме?

Быел 31 декабрьдә эшләргә туры киләчәк, ә менә киләсе елдан аны ял көне итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников әйтте.

Билгеле булганча, 31 декабрьне ял көне ясау турындагы закон проекты тәкъдим ителгән иде. Крашенинников фикеренчә, быел бу тәкъдимне тормышка ашырып булмый. Чөнки моның өчен Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертергә яки хөкүмәт карар чыгарырга тиеш. “Әмма әлеге тәкъдим игътибарга лаек, – дигән депутат. – Ник дигәндә, бәйрәмгә әзерләнгәндә кеше эшкә азрак игътибар бирә”. Крашенинников әйтүенчә, эш бирүчеләр өстәмә ял көне турындагы мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә дә җайга салырга хокуклы.


Фикер өстәү