Татарстанның бер районында әбиләргә һәм бабайларга мунча себеркесе, мәтрүшкә бүләк иткәннәр

Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә 50 данә мунча миннекләре — себеркеләр бүләк иткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Урманчылар әбиләргә һәм бабайларга хуш исле мәтрүшкә дә алып килгән. Урман белгечлекләре турында да мәгълүмат җиткерделәр.

Йорт-интернатта яшәүчеләр кунакларны рәхмәт әйтеп озаттылар.


Фикер өстәү