Татарстанның бер районында сөт продуктлары җитештерү заводы эшли башлаячак

Апаска Удмуртиянең Ува бистәсендәге сөт җитештерү җәмгыяте генераль директоры Александр Емшанов җитәкчелегендәге делегация килде. Очрашуда сөт продуктлары җитештерү заводы турында сүз барды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә Каратун җирлегендә урнашкан сөт продуктлары җитештерү заводында булды, оешманың базасы һәм бинаның эче белән танышты.

Заводта сыр, сыр-сөт продуктлары җитештереләчәк. Апаста яшәүче 200 кеше даими эш урыны белән тәэмин ителәчәк. Шунысы да мөһим – ул җирле оешма булып теркәлгән һәм эшчәнлек нәтиҗәсендә салымнар, башка түләүләр дә районда калачак.

«1 декабрьдән дә соңга калмыйча төзекләндерү эшләрен башлап җибәрәчәкбез. Бинаны карадык, өйрәндек. Күп кенә вакыт хезмәт күрсәтмәсә дә, әйбәт сакланган. Җиңелчә төзекләндерү эшләре башкарылачак. Җиһазлар барысы да яңа булачак», — диде Александр Емшанов.

«Май аенда җитештерүне башлап җибәрү бурычы куйдык. Биредә көнгә 40 тонна сөт продукциясе җитештерелеп чыгарылачак. Җирле эшмәкәрләрне дә эшкә җәлеп итәчәкбез. Хезмәткәрләрнең 99 проценты Апас җирлегеннән булачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/15/196981/

Фикер өстәү