Татарстанның бер шәһәренә 12,5 миллион сум акча бирелә

2020 елда Әлмәт шәһәре хакимияте паркларны һәм скверларны тәртиптә тотуга 12 млн 506 мең сум акча тотарга ниятли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Подрядчы 16 шәһәр паркы һәм җәмәгать территориясе торышы өчен җавап бирергә тиеш булачак.

Алар — шарлавыклы буаларның алты чираты, Бигәш урамы буенча урман-парк зонасы, Габдулла Тукай һәйкәле артындагы сквер, шәһәр күле яны территориясе, «Шәмсенур» скверы, Сабантуй зонасы, сусаклагычның пляж зонасы һәм «Саулык» паркы.

Заказ бәясенә агачларны карау, тротуарларны һәм баскычларны кардан һәм боздан арындыру, пычрактан һәм чүп-чардан чистарту, газоннарны кисү, эскәмияләрне ремонтлау, тротуарлар җәю кебек эшләр башкару керә.

Аукционда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 14 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Аукцион 26 ноябрьгә билгеләнгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/19/197220/

Фикер өстәү