Телевизор карау мөмкинлегеннән мәхрүм калмасыннар өчен кайбер гражданнарга ярдәм күрсәтелә

Санлы форматтагы телевидениегә күчү бюджетка миллионнарга төшә. Татарстанда яшәүчеләргә санлы приставкалар һәм спутник җиһазлары алу өчен республика бюджетыннан 6,4 миллион сум чамасы компенсация түләнгән инде. Бу хакта Дәүләт Советында дәүләт идарәсен санлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белдергән.

Акча кысанлыгы аркасында телевизор карау мөмкинлегеннән мәхрүм калмасыннар өчен күп балалы, инвалид бала үстерүче гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, инвалидларга һ.б. шул рәвешле ярдәм күрсәтелә. Приставка һәм антенна сатып алу өчен компенсация күләме һәркайсына берәр мең сум тәшкил итә. Республика бюджетыннан бу максатка барлыгы 38,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ә инде санлы телевидение тотмый торган авылларда яшәүчеләргә килгәндә, аларга спутник җиһазын сатып алуга бюджеттан 4,1 миллион сум акча бирү каралган.


Фикер өстәү