Тестерларны ничек кулланырга? | Косметолог киңәше

Үзеңә туры килгән бизәнү әйберен сайлап алу бик җиңел хәзер. Аны кибеттә үк сылап, тамызып, сиптереп карап була. Тик косметологлар, кибеттәге мондый тестерлар ярдәмендә сәламәтлектән дә колак кагарга мөмкин, дип кисәтә.

Зур кибетләрдә тәкъдим ителгән тестерларны көненә йөзәр, меңәр кеше кулланып карый. Өстәвенә киштәдә ачык килеш ятканда, күпме пычрак, тузан җыя алар! Шуңа күрә тестерларның ни дәрәҗәдә зыянлы булуы ап-ачык сыман. Косметолог Дарья Лебединская сүзләренә караганда, тестерлар иң беренче чиратта төрле бактерия, вирус, бет таратулары белән куркыныч. Матурлык артыннан куучылар алар ярдәмендә конъюнктивит, күзгә арпа чыгу, ирендә герпес пәйда булу, эчәк таякчыгы, В һәм С гепатиты кебек диагнозлар да эләктерергә мөмкин. Тон бирүче, кершән, крем кебек бизәнү әйберләренең тестерларын кулланып, бит тиресенең бөтенләй эштән чыгуы бар.

“Шуңа күрә зур кибетләрдәге тестерларга үрелгәнче, җиде кат уйлагыз. Матурлык артыннан куып ияртелгән чирне дәвалау сез сайлаган тон кремына караганда да кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин”, – ди белгеч. Дөрес, сатып алыр алдыннан җентекләп тикшерергә кирәк булган бизәнү әйберләре дә очрый. Бу очракта тестерларсыз булмый. Шуңа күрә Дарья Лебединская косметика кибетләрендә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә чакыра:

 – теләсә кайсы тестерны кулланыр алдыннан иң элек аның өске катламын мамык диск белән сөртеп алырга кирәк;

– бизәнү әйберен тәнгә кул һәм бармаклар ярдәмендә түгел, мамык таякчык, дисклар ярдәмендә генә сөртегез;

– биткә сөртеләсе бизәнгечләрне дә кулда сынап карагыз! Ахырдан кулларны яхшылап юыгыз. Андый мөмкинлек булмаса, юеш салфетка белән сөртсәгез дә куркыныч түгел;

– бизәнү әйберен тидереп караган урында яралар була күрмәсен!

– дозаторлы ябык капта сакланган косметиканы гына сынап карарга тырышыгыз. Аңа читтән микроб һәм бактерияләр эләгү куркынычы бик аз;

– тушь, тональ крем кебек күп кенә бизәнү әйберләре сынау өчен махсус кечкенә капларда чыгарыла. Башта шуларны кулланып карап, ошый калса, тыныч күңел белән зуррак каптагысын сатып алырга мөмкин;

– бизәнү әйберен сынап карауның башка юлларын да эзләгез. Әйтик, иннекнең төсен, тулысынча этеп чыгарылган хәлдә ирен янына куеп та сайлап була. Тушьның төсен чамалау өчен, аны чәч очларына тидереп карагыз;

– кибеткә барыр алдыннан, үзегез алырга теләгән бизәнү әйбере турындагы кайтавазларны өйрәнегез. Бу сезгә сайлау алдында торганда һичшиксез ярдәм итәчәк!


Фикер өстәү