• Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу
Ватаным Татарстан
  • Баш бит
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәламәтлек
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Газетага язма бирү өчен түләргә кирәкме?

    Газетага язма бирү өчен түләргә кирәкме?

    Ташлама буламы?

    Ташлама буламы?

    Китаптан – “клип”камы?

    Китаптан – “клип”камы?

    Фән турында сөйләр өчен 400 мең җитә

    Фән турында сөйләр өчен 400 мең җитә

    Авылда да шәһәрдәгечә яшәп була

    Түшәм түшәлгән, идән җәелгән

    “Пенсиягә иртәрәк китеп булмасмы?”| Пенсия турында бар мөһим мәгълүмат

    Пенсия фондына барып исән икәнеңне расларга кирәк?

    Студентларга транспортка киткән чыгымнарны кире ничек кайтарырга?

    Студентларга транспортка киткән чыгымнарны кире ничек кайтарырга?

    Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан котлау юллады

    Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан котлау юллады

    “Җәннәт” серләре

    “Җәннәт” серләре

    Cуррогат сыер нинди була?

    Бозауның әнисе кем?

    Йолдызнамә | 9–15 декабрь

    Йолдызнамә | 9–15 декабрь

    “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясенә санаулы көннәр калды

    “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясенә санаулы көннәр калды

  • БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Халык авазы
    Чаналар тартып, без киттек тауга

    Чаналар тартып, без киттек тауга

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    Чыршыны ничек сайларга?

    Чыршыны ничек сайларга?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

    Кызамыкны читтән ияртеп кайталар

    Кызамыкны читтән ияртеп кайталар

    Бананны кабыгы белән ашарга кирәк

    Бананны кабыгы белән ашарга кирәк

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • ФОТО/ВИДЕО
  • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар
  • Баш бит
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәламәтлек
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Газетага язма бирү өчен түләргә кирәкме?

    Газетага язма бирү өчен түләргә кирәкме?

    Ташлама буламы?

    Ташлама буламы?

    Китаптан – “клип”камы?

    Китаптан – “клип”камы?

    Фән турында сөйләр өчен 400 мең җитә

    Фән турында сөйләр өчен 400 мең җитә

    Авылда да шәһәрдәгечә яшәп була

    Түшәм түшәлгән, идән җәелгән

    “Пенсиягә иртәрәк китеп булмасмы?”| Пенсия турында бар мөһим мәгълүмат

    Пенсия фондына барып исән икәнеңне расларга кирәк?

    Студентларга транспортка киткән чыгымнарны кире ничек кайтарырга?

    Студентларга транспортка киткән чыгымнарны кире ничек кайтарырга?

    Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан котлау юллады

    Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан котлау юллады

    “Җәннәт” серләре

    “Җәннәт” серләре

    Cуррогат сыер нинди була?

    Бозауның әнисе кем?

    Йолдызнамә | 9–15 декабрь

    Йолдызнамә | 9–15 декабрь

    “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясенә санаулы көннәр калды

    “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясенә санаулы көннәр калды

  • БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Халык авазы
    Чаналар тартып, без киттек тауга

    Чаналар тартып, без киттек тауга

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    Чыршыны ничек сайларга?

    Чыршыны ничек сайларга?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

    Кызамыкны читтән ияртеп кайталар

    Кызамыкны читтән ияртеп кайталар

    Бананны кабыгы белән ашарга кирәк

    Бананны кабыгы белән ашарга кирәк

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • ФОТО/ВИДЕО
  • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар
Ватаным Татарстан
Табылмады
Бар результатлар
Баш бит МӨҺИМ Спорт

Тимур һәм аның командасы. “Ак барс” капкачысы тарихка керде

Ноябрь 15, 2019
- Спорт
0
Тимур һәм аның командасы. “Ак барс” капкачысы тарихка керде
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

316 минут 9 секунд. “Ак барс” капкачысы Тимур Билалов әнә шул кадәр вакыт алка керттермәде. Бу – КХЛ гына түгел, Россия чемпионатларындагы иң яхшы күрсәткеч тә булып санала. Сезон башында аны команданың запас капкачысы булыр дип фаразладылар. Ә хәзер ул бөтен лигада иң яхшысы булып санала.

24 яшьлек Тимур – Түбән Кама егете. Әмма Казан хоккеенда тәрбияләнгән уенчы булып санала. 2012 елда ул “Ирбис”та уйный башлады. Беренче зур уңышына 2016 елда иреште. Әлмәтнең “Нефтяник” клубы белән Югары хоккей лигасында җиңү яулады һәм Братина Кубогын отты. Билаловны исә плэй-оффтагы иң шәп уенчы дип игълан иттеләр. Әмма “Ак барс”та уйнау өчен бу гына җитмәде. Тимурны башта “Югра”га, аннары Рига “Динамо”сына җибәрделәр. Һавадагы торнага өметләнеп тик утырганчы, кулдагы песнәк белән алга бару булды бу. Латыш командасында Билалов төп капкачыга әверелде һәм КХЛда иң яхшылар сафына керде.

Быел җәй Тимур кабат Казанга кайтты. Әмма аны уйнатырлармы? Сезон башында әнә шундый сорау да булды. Билаловка исә имгәнгән булуы аркасында узган ел бөтенләй диярлек уйнамаган Эмиль Гариповның бозга чыга алмавы да ярдәм итте. Дөрес, “Ак барс”та капканы башта Швециядән килгән Адам Рейдеборнга ышанып тапшырдылар. Тимур исә үзенә бирелгән һәр мөмкинлектән үҗәтләнеп файдаланырга тотынды. Хәзер инде КХЛда беренче урында баручы командада кайсының беренче икәнен дә әйтеп булмый. Билалов лигада иң ышанычлы капкачы санала. Быелгы сезонда ул 13 очрашуда бозга чыкты һәм нибары 9 алка керттерде. Алты матчта исә көндәш уенчылар аны бер мәртәбә дә борчый алмады. Бу – лигадагы иң яхшы күрсәткеч.

Дөрес, болары – вакытлы саннар. Бу атнада исә Тимур берьюлы дүрт рекордны яңартты. Беренче икесе “Ак барс” белән бәйле. Моңа кадәр Казан командасында Россия чемпионатларында иң озак вакыт алка керттермәгән капкачы булып Фред Брэтуэйт саналды. Ил хоккеенда чыгыш ясаган бердәнбер кара тәнле уенчының күрсәткече 244 минут 12 секунд. 12 ноябрь көнне “Авангард”ка каршы узган очрашуда Билалов үз уңышын 282 минут 52 секундка җиткерде. Моннан тыш, Тимур “Ак барс” капкачыларының КХЛдагы иң яхшы күрсәткечен дә яңартты. Әлегә кадәр рекорд иясе булып Станислав Галимов саналды: 224 минут 40 секунд.

Алка һәм минут санаучылар исә җанатарларны тагын да “кыздырды”: Тимур “Ак барс”та гына түгел, гомуми рекордларны да яңартырга мөмкин. Алары “Трактор”га каршы узган очрашуда тормышка ашты. Беренче период ахырында Билалов Алексей Мурыгинның күрсәткечен узып китте. “Локомотив” капкачысы 2015 елда 302 минут 11 секунд дәвамында алка керттермәгән. Бу – КХЛдагы иң яхшы нәтиҗә. Аннары Тимур кызган баштан Россия чемпионатлары рекордын да яңартты. “Лада” капкачысы Иржи Трвай 2004 елда 305 минут 56 секунд дәвамында алка керттермәгән. Билалов исә 316 минут 9 секунд белән тарихка кереп калды.

Гадәттә, уенчылар мондый саннарга артык игътибар итмәүләрен әйтә. Әмма “Трактор”га каршы узган очрашуның беренче периодында көндәшне үз капкасына якын китермәс өчен “Ак барс” уенчылары барысын да эшләде. Рекорд яңаргач, чиләбелеләр уңышка иреште. Сүз уңаеннан, Тимурның 17 октябрьдән бирле алка керттергәне юк иде.

– Иптәшләрем булмаса, рекорд куя алмас идем. Рәхмәт аларга: очып килгән алка алдына яталар, миңа ярдәм итәргә тырышалар. Дөресен әйткәндә рекорд турында очрашу алдыннан да уйладым. Җиңел түгел икән, – диде соңыннан Билалов. – Уңышның сере нәрсәдәме? Егетләр, әти-әнием, туганнарым, хатыным ярдәм итә. Рейдеборн белән арабыздагы көндәшлекнең дә файдасы бар. Ул тырыша, мин дә тырышам. Шулай итеп алга барабыз.

“Ак барс”ның иң тәҗрибәле уенчысы һәм капитаны Данис Зарипов исә Билаловны артык мактау ягында түгел.

– Вакыт уза, лидерлар үзгәрә. Уңышка ирешкән яшь капкачы белән бергә уйнавыма сөенәм, – дигән ул. – Ул – гадәти капкачы. Бу бит аның гына уңышы түгел. Команда да ярдәм итә. Менә мин бүгенге уңышларыма ничек ирештем дип уйлыйсыз? Әлбәттә, команда булыша.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Тэглар "Ак барс" хоккей командасыДанис ЗариповИлнар ХӨСНУЛЛИНКХЛРЕКОРДТимур Билалов
ShareTweetShare

Җавап калдыру Җавап язудан баш тарту

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.

Хәбәрләр

Хәбәрләр

Татарстанда һава торышы бозыла

18:14
Хәбәрләр

Россияне дүрт елга халыкара спорт турнирларында катнашудан тыйдылар

16:39
Хәбәрләр

Кышын Казанда җиде чаңгы трассасы һәм 19 шугалак ачыла

14:36
Хәбәрләр

Уфада хезмәт ветеранына пенсиянең бер өлешен печенье кабы белән биргәннәр

12:51
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Казанда 2021 һәм 2024 елларда узачак Европа чемпионатларына әзерлек эшен башларга кушты

12:34
Хәбәрләр

Песошин Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

11:31
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ватан Геройлары Көне уңаеннан мөрәҗәгате

11:14
Хәбәрләр

Көрәш буенча Россия чемпионатында 7 татар көрәшчесе чемпион калды

10:43
Хәбәрләр

Яңа Чишмәдә романтик ял итү зонасы ачылды

10:20
Хәбәрләр

Идел уртасында бозда калган ике балыкчыны коткарганнар (ВИДЕО)

09:07
Күбрәк

Популяр

Шәмәрдән авылында коточкыч хәл булган

Декабрь 1, 2019

Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова вафат 

Декабрь 3, 2019

“Ватаным Татарстан”нан бәйге: 50 000 сум күләмендә 5 премия!

Ноябрь 28, 2019

 “Мин үлмимме?”

Ноябрь 15, 2019

Кайсы район бил бирмәгән? Көрәш федерациясе 2019 елга нәтиҗә чыгарды

Ноябрь 27, 2019

Соңгы фикерләр

  • Мөнир Физик мөмкинлеге чикле Райнур 18 ел элек фермерлык белән шөгыльләнәКүрше авыл егете. Быел аннан чебиләр алдык. Исән сау бер дигән булып үстеләр. Молодец егет. Нәрсәгә…
  • Анон Винера Ганиева: “Яшьләргә җиңелрәк, аларның һәрберсе блогер”Венера Ганиева кайчан "Винера"га әйләнде соң әле?
  • Anonymous Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова вафат Милләтебезнең тагын бер затлы шәхесен югалттык...Күзләодән яшь килә. Ә ЯГЫМЛЫ ТАВЫШЫ һаман колакта,…
  • Сине яраткан тамашачын Мослимэ. Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова вафат И,Исламия апа жаным бэгьрем,урыннарын жэннэттэ булсын,без сине онытмабыз.Туганнарынын якыннарынын ав…
  • Фәрит Галим Фәрит Гыйбатдинов: “Ир башың белән болай йөрү килешми, диделәр”Минем адаш дөрес сүзләр әйтә бит....

Сораштыру

Гафу итегез, хәзерге вакытта юк сораштыру.
Currently Playing

Минем Татарстан! Минем тавыш!

Минем Татарстан! Минем тавыш!

00:00:31
222

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

“Ватаным Татарстан” газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • Баш бит
  • МӨҺИМ
  • БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • ФОТО/ВИДЕО
  • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!