Улын рульгә утырткан хатынны балигъ булмаган балалар эше комиссиясенә чакырганнар

Чаллыда яшәүче Агина Алтынбаеваны балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия утырышына чакырырга ниятлиләр. Ул интернетка урнаштырган  роликта аның 6 яшьлек малае сәгатенә 130 километр тизлек белән машинада җилдерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте.

«Башта хатын-кыз белән ЮХИДИ хезмәткәрләре аралашачак, әлеге уңайдан алар ниндидер чара күрер, әлбәттә. Алар җитәрлек булмаган очракта, без аны балигъ булмаган балалар эше буенча комиссиягә чакыру мәсьәләсен караячакбыз», — диде балалар омбудсмены.

Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, әлеге вазгыятьтә төп бурыч – кагыйдә бозучыга аның хаклы булмавын аңлату. «Иң мөһиме – аның дөрес эшләмәвен һәм бу гамәле белән үз баласының да, юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларның да (аларның машинасында да балалар булырга мөмкин бит) тормышын куркыныч астына куюын аңлату», — диде Удачина.

  • «Татар-информ» агентлыгы узган ял көннәрендә Чаллыда яшәүче Агина Алтынбаеваның социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә бер видео урнаштыруы хакында хәбәр иткән иде. Анда аның 6 яшьлек малае сәгатенә 130 километр тизлек белән машинада җилдерә.
  • Бу шундый беренче генә очрак түгел – апрель аенда Алтынбаева күкрәк баласын кулына тоткан килеш машина белән идарә иткән иде инде. Ул аны да видеога төшереп, социаль челтәргә урнаштырды.

Татарстан полициясендә агентлыкка белдерүләренчә, бу хатынның чираттагы гамәле игътибардан читтә калмаячак. Дәүләт автоинспекторлары әлеге уңайдан тикшерү үткәрергә һәм күп балалы ананың гамәлләренә хокукый бәя бирергә ниятли. Аның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/18/197137/

Фикер өстәү