Умарталарны “тәгәрмәч”тә йөртсәң табышы икешәр тапкыр мулрак булырга мөмкин

“Бал караңгырак төстә булган саен файдалырак. Балыгыз чынмы, ялганмы, дип сораучылар кайчак ачуны да чыгара. Аны бары тәмләп кенә белеп була”, – ди Биектау районының Сая авылы умартачысы Вилдан Зәйнуллин. Быел ул беренче тапкыр умарталарын Самарага алып барган. Балчылар  ни өчен сәяхәткә чыга?

– Җәен Самарага күчеп, бал алып кайткан умартачылар шактый. Кавказда умарталарын кышлатып, әкренләп акация балы алып, аннан юкә балына дип Татарстанга кайтып, кабат көнбагыш балы өчен Самарага китеп, соңыннан янә бал кортларын Кавказга илтүче умартачылар да арта бара. Шуларга ияреп, быел без дә беренче тапкыр умарталарның бер өлешен Самарага күчереп карадык, – дип сөйли Сая умартачысы. – Умарталар тәгәрмәчтә, машинага төйибез дә төрле урман, кырларга йөртәбез. Бу җәен һава торышы начар булуга бәйле түгел. Быел Самарада да табигать шартлары гел үзгәреп торды. Әйтик, анда башка елларда көнбагыштан 2–3 тапкыр бал аертсалар, бу җәйне икедән артмады.

Умартачы әйтүенчә, “качак тормышы”ның файдасы бар, табышы икешәр тапкыр мулрак булырга мөмкин. Шул ук вакытта зур чыгымнар сорый торган мәшәкатьле хезмәт. Вилдан абыйга умарталарын болай еракка күчерү бик ошап бетмәгән. Ник дигәндә, хәзер Самарадагы мөмкинлекләр республиканың көньяк районнарында да бар, көнбагышны зур мәйданнарда чәчә башлаганнар. Көнбагыш янында башка төрле үсемлекләр дә үскәч, хәйран тәмле генә бал чыга икән. Биектау ягы тирәсендә бал кортлары карабодайдан әллә ни нектар җыя алмаса, анда шартлар яхшырак, ди. Шуңа күрә умартачылар берләшеп, бал бирә торган үсемлекләрне, басуларны эзли икән. Зәйнуллиннарның да умарталарын “тәгәрмәч”тә йөртә башлавына – 4 ел. Отышлы булгач, мәшәкать дип тормыйлар. Бер умарта оясы елга 100 килодан артык балны үзенә җыйса, шуннан калганы умартачыларга эләгә. Табыш бер умартадан 10, 30, 50 кило да булырга мөмкин. Өч литрлы банкадагы балны төренә карап 1300–1800 сумга саталар. Сатып алучылар Зәйнуллиннар йортына үзләре килә.

Бал сорап килүчеләр еш бирә торган сорау: “Балыгыз чынмы, ялганмы? Аңа нәрсә кушасыз, шикәр комы да ашатасыздыр әле?”

– Чын умартачының балга шикәр комы кушуы мөмкин түгел. Аллаһы Тәгалә биргән балга тагын нәрсә өстәп була – аңлый алмыйм. Умартачы яз көне кортларга шикәр комы ашатырга мөмкин. Аларның ачлык чоры була, кортлар ачка үлмәсен дип, ширбәт ясап бирергә мөмкин. Ләкин ул берничек тә продукциягә эләгә торган ширбәт түгел. Шикәр комын ашатмыйбыз, дигән кешегә сәерсенеп карыйм, – дип сөйли бизнесмен умартачы. – Көз көне аны, беренчедән, төрле авыруларга каршы бирергә кирәк, икенчедән, кортлар үрчеп китәчәк. Без яз көне үзебез ширбәт ясамыйбыз, артык калган балдан файдаланабыз. Көз көне дәвалау өчен ашатабыз. Ялган бал дигәндә, кайбер умартачылар арасында донник урынына – ак бал, карабодайныкы дип башкасын бирүчеләр дә очрый. Исемен алыштырып сату, әлбәттә, дөрес түгел, ләкин моны ялган бал дип тә әйтеп була. Бал алганда тәмен татып карарга кирәк. Кашыкка чорналырлык куе булса, бу инде өлгергән дигән сүз. Өлгергәнме, юкмы икәнен һәр умартачы белеп тора, алар хәзер белемле. Сатып алучыларны югалтмыйм, дигән кеше хәрәмләшүгә бармый.

Бал искерми дигән сүз дөреслеккә туры киләме, тәҗрибәле кортчыдан анысын да белештек. Элек, дәүләт стандартлары буенча, бал ике елга кадәр саклана дип сертификат бирә торган булганнар. Гомумән, Зәйнуллиннарның балы елныкы-елга бетеп бара.

Үтә күренмәле ак балның файдасы караңгы төстәгесенә караганда кимрәк икән.

– Кем нинди бал ярата бит! Миңа күбрәк юкәнеке ошый. Көнбагышныкы йөрәккә файдалы, карабодайныкында тимер күп. Без кабак балы да ясап ашыйбыз. Кабакта цинк күп. Кемдер сәламәтлегенә файдалы балны эзли, кемдер тәм буенча, кемдер укып-ишеткәненнән чыгып сайлый. Балны хәтта  иснәп караучылар да бар, – дип сүзгә кушыла уллары Раушан.

Умартачы продуктлары бал белән генә чикләнми. Тизәгеннән башка барысы да файдалы икән. Корт үлгәч тә файда китерә әле. Кышлап чыккан кортларны киптереп күп тапкыр кулланып була. “Подмор” төнәтмәсе организмдагы күзәнәкләрне терелтә. Прополис, пыльца, перга, балавыз ашаган личинкалардан умартачылар дару ясый.

Зәйнуллиннарда умартачылык эше буыннан буынга күчеп бара. Вилдан кечкенәдән умартачы әтисе янында кайнашып үскән. Ветеринария институтын тәмамлап, сигез ел зоотехник булып эшләгән дә күптәнге хыялын тормышка ашырган. Хатыны Наиләгә дә якын бу шөгыль. Ул училищеда умартачылык белемен үзләштергән. Булачак ире белән Рязань өлкәсендә умартачыларның белемен күтәрү институтында танышканнар. Гаиләдә бер генә түгел, ике белгеч. Бу эшне дәвам итәргә уллары Раушан булыша. Уллары Руслан белән Рөстәм дә буш вакытларында әти-әниләренә умартачылык эшендә ярдәм итә.

– 30 елдан артык умартачы булып эшләсәм дә, һаман да укыйбыз, өйрәнәбез. Кортларны белеп бетергән юк әле. Бик мавыктыргыч эш, үзенең сихри көче бар. Ел саен бер төрле генә эш башкармыйбыз, ул гел үзгәреп тора. Шул ук вакытта акчалы да. Умартачы череп байый алмаса да, табышы яшәргә җитә, – ди гаилә башлыгы.

Аның фикеренчә, кортчылар белемнәрен даими күтәреп торырга тиеш. Кортлар арасында төрле авырулар саны арта, күп очракта белгечләр нәрсә белән авырганын белми. Кортчыларның анализ ясарга лабораторияләре дә юк. Ә менә Башкортстанда быел күчмә лаборатория оештырганнар, белгечләр умарталыкларга барып тәҗрибә үткәрә. Менә мондый лабораторияләр бездә дә булса, бик яхшы булыр иде, ди.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү