«ВКонтакте» вәкилләре социаль челтәрдә татар телен үстерү әһәмиятен әйтте

«ВКонтакте» социаль челтәрендә локализация һәм тәрҗемәчеләргә ярдәм бүлеге вәкилләре Ольга Казанина һәм Андрей Менщиков татар телен үстерү әһәмияте турында фикерләрен әйтте. Кичә алар «Белем җәүһәрләре-2019» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләүдә катнашты.

Конкурста «ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)» номинациясендә өченче урынга лаек булучыларны котладылар. Бүләк өченче урынны алган «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә бирелде.

«Икенче ел рәттән конкурста ВКонтакте белән бәйле номинация булуы куандыра. Сез «ВКонтакте»да татар телен үстерү буенча мөһим эш башкарасыз», — ди Ольга Казанина.

Ул социаль челтәрдә 450 мең кеше үз профильләрендә татар телен белүен күрсәткәнен әйтте. «Ләкин, кызганыч, аена бары тик уртача 2 мең кеше генә сайттан татарча файдалана. Барыбыз да дусларыбызга, танышларыбызга ВКны татар телендә кулланып булуы турында сөйләсәк, шәп булачак. Шул рәвешле, кулланучылар саны артачак», — ди ВКонтакте вәкиле.

Ольга Казанина социаль челтәрдә берләшмәләрнең эчтәлеге, комментарийлар, бизәлеш, администраторларның берләшмәләрне үстерү коралларын ничек куллануы тикшерелгәнен әйтте.

Андрей Менщиков ВКонтакте да белорус теленә тәрҗемә итүе белән шөгыльләнүен сөйләде. Ул тәрҗемә белән үзиреклеләр командасы шөгыльләнүен, татар теленә тәрҗемәне шундый җиде кеше эшләвен әйтте. «Сез молодцы! Бу татар телен үстерүгә зур өлеш», — диде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/16/197058/


Фикер өстәү