Владимир Путин Казанга килергә җыена

Владимир Путин РФ Президенты каршындагы рус теле буенча советының 2020 елда буласы киңәйтелгән күчмә утырышын Казанда уздыру фикерен хуплаган. Бу хакта ул бүген Мәскәүдә булган утырышта әйткән.

Ил башлыгына әлеге тәкъдимне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов җиткергән. «Чакырыгыз, килербез», – дип җавап кайтарган Владимир Путин.

“Үз чыгышында Җамалетдинов федераль вузларга чит илләрдә рус телен үстерү буенча терәк вузлар статусын беркетергә һәм алар арасында геосәяси йогынты зоналарын билгеләргә тәкъдим итте. “Мәсәлән, безнең Казан федераль университеты төрле илләрнең төрки телле халыклары арасында рус телен өйрәнү һәм тарату эшендә тирән тарихи тамырларга һәм гореф-гадәтләргә ия. Димәк, безнең университет төрки телле һәм Ислам дөньясы илләрендә рус телен үстерүдә җаваплылык үзәкләренең берсе була алыр иде”, – дигән ул.


Фикер өстәү