Владимир Путинның зур матбугат конференциясе кайчан узачагы билгеле

Владимир Путинның зур матбугат конференциясе 19 декабрьдә узачак. Бу хакта яңа гына рәсми рәвештә Кремльдә хәбәр иттеләр. 

Ел саен Владимир Путин үткәрә торган зур матбугат конференциясе 19 декабрьгә билгеләнгән, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.
Журналистларны аккредитацияләү башланды, ул 5 декабрь көнне 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чарада катнашу өчен рөхсәтне сайт аша гына алырга мөмкин www.kremlin.ru (РФ Президенты).
«Гариза бирү автомат рәвештә аккредитация алуны аңлатмый. Аккредитацияләнгән журналистлар исемлеге<…> 13 декабрьдә игълан ителә», — дип аныклана релизда.
Быел Президентның зур матбугат конференциясе унтугызынчы тапкыр узачак. Кагыйдә буларак, дәүләт башлыгы башта төп икътисади һәм социаль күрсәткечләрне әйтеп үтә. Шуннан соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең аңа сорау бирү мөмкинлеге ала.
2008 елда әлеге чара дәвамлылыгы буенча рекордлы булды, ул вакытта 4 сәгать 40 минут эчендә президент 106 сорауга җавап бирде.


Владимир Путинның зур матбугат конференциясе кайчан узачагы билгеле” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ