“ВТ” хәбәрчесе гадәти булмаган тормыш рәвеше алып баручы кешеләр янында булып кайтты

Кемдер аларны “сәер кешеләр”, кемдер “табигать балалары”, күрше-тирә авыл халкы үзара хәтта “секта” дип тә йөртә. Ничек кенә әйтсәләр дә, шунысы хак: күпчелек аларны аңламый һәм яшәү рәвешен кабул итми. Хәер, мондый юл сайлаучыларны башкалар фикере артык борчымый да шикелле. Алар ит, балык, йомырка, сөт ризыкларыннан баш тарткан. Чит кешеләр булмаганда ялангач коеналар, җәен яланаяк йөриләр. Үзләренә генә хас булган бәйрәмнәрен билгеләп узуны да зур бер вакыйга буларак кабул итәләр. Без дә алар янына барып, яшәү рәвешләре белән якыннанрак танышып кайттык.

Максатлары – җирне “терелтү”

Үзләрен нәселдән-нәселгә кала торган утар (родовое поместье) булдыручылар дип атап йөртүчеләр ун еллар элек Биектау районының Гәр һәм Шемлән авыллары уртасына килеп урнашкан. Мари Иле чигендәге бу калкулы урыннарда кайчандыр пай җирләре булган. Бер кеше аларны алып, башкаларга саткан. Алары исә җирләрне шәхси милек буларак теркәгән. Беренче сатып алган кеше куе урманнар эчендә ялгызы гына берничә ел яшәгән әле. Тора-тара башкалар да килеп төпләнә башлаган. Шулай итеп, хәзерге вакытта биредә 89 милек хуҗасы исәпләнә. Килеп кушылырга теләк белдерүчеләр тагын бар икән әле. Биредә яшәүчеләр үзләрен Светлогорье дип атап, аерым бер хуҗалык төзегәннәр. Ләкин рәсми документларда ул авыл буларак та, җирлек буларак та теркәлмәгән.

Без күреп өйрәнгән гадәти авыл урамнары, тезелеп киткән йортлар да юк монда. Капкасыз-коймасыз йортлар 200 гектарга якын мәйданда сибелеп урнашкан. Берсеннән икенчесенә пычрак юл ярып барып җиткәнче, шактый вакыт кирәк. Анысына барып җиткәч, икенчесе бөтенләй күз алдыннан югала да, үзеңне урман, куе агачлар арасындагы ялгыз гына яшәп ятучы йортта кунакта итеп хис итә башлыйсың.

Әлеге җирләрнең туфрагы бик уңдырышлы түгел. Бөтенләй берни дә үсми торган урыннары да бар икән. Күптән түгел генә күченеп кайтучы гаилә түтәлдә хәтта суган да үстерә алмаган. Шуңа күрә биредә яшәүчеләр әйтүенчә, аларның төп максатларының берсе – җирләрне бернинди дә химикатлар кулланмыйча гына файдалану, аларны “коткару”. Моның өчен җиргә төрле үләннәр чәчәләр, җимеш агачлары һәм куаклар утырталар. Аеруча ылыслы агачларның күплеге күзгә ташлана.

Дөрес, кышны барысы да биредә чыкмый. Елның дүрт фасылында да нибары биш гаилә генә яши. Шәһәрдән бөтенләйгә күченеп кайткан тагын берничә гаилә яз-җәй – биредә, ә кышын күрше авылларда тора ди. Светлогорье төрле профессия вәкилләрен һәм төрле яшьтәге кешеләрне берләштергән. Шулай да 45 – 60 яшьлек хатын-кызлар күбрәк икән. Шунысы кызык: мондагы халыкның күпчелеге – югары белемлеләр. Араларында Мәскәүдән күченеп кайткан гаилә дә бар.

Үзләре белән күрешкәнче, күңелдә: “Безне ничек кабул итәрләр, алар белән уртак тел табып булырмы?” – дигән шик булса да, ни хикмәт, кайбер кешеләр тасвирлаганча, курку юк иде. Очрашып сөйләшкәч исә, биредә яшәүчеләрнең бик тә ачык, киң күңелле, оптимист кешеләр булуына инандык.

Утсыз, газсыз яши

Без берничә гаиләдә булдык. Әйтергә кирәк, биредә яшәүчеләрнең максатлары, бәйрәмнәре бер булса да, яшәү рәвешләре, тормышка булган карашлары буенча бер-берсеннән берникадәр аерыла. Кайберләре табигый яшәү рәвешенә аеруча якын булса, икенчеләре, яшьрәкләре, заманча тормыштан да ваз кичми.

60 яшьләр тирәсендәге Алсу Зияева беренче төркемгә карый. Аның яши торган “йорт”ын күргәч, аптырап та калдык башта. Элеккеге авыллардагы кара мунчаны хәтерләткән кечкенә генә бина булып чыкты ул. Уты юк, өйне мич белән җылыта. Ашарына да шунда пешерә. Җәен, нинди һава торышы булуына карамастан, яланаяк йөри, суда ялангач коена. Урманны бик ярата.

Алсу тумышы белән Казаннан. Шактый еллар Пермь өлкәсендә яшәгән.  Бирегә килеп урнашуына тугыз ел икән. Кызы гаиләсе белән Казанда яши. Алсу аларга да барып йөри. Еш кына күргәзмәләрдә, һәр төрле семинарларда да катнаша.

– Мондый тормыш рәвеше турында 2003 елда кызыксына башладым. Аңа кадәр дә эшләгән эшләремнең күпчелеге күңелемә ятмаганлыгын аңлый идем. Гадәти тормышта кеше нәрсәгә игътибар бирми, без монда шуны маяк итеп алырга тырышабыз, – ди Алсу. – Без барыбыз да – шәһәрдә туган кешеләр. Ә анда халык үзара аралашмый, бер-берсе белән килешә белми, кеше тормышында интернет күп. Монда яшәүчеләрнең күбесе әнә шуннан туеп килде. Биредә без уртак фикергә килергә өйрәнәбез. Дөрес, җыелышлар бик хисчән уза. Монда һәр кеше үзен баш дип саный, ләкин карар кабул итә торган берәү булу да кирәк, дип саныйм. Мәсәлән, электр мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмадык. Мин аннан булдыра алганча баш тартырга тырыштым. Ә яшьләр мине аңлап бетерми. Алар яраклашырга тели. Яшьләргә юлы да, уты-газы да кирәк. Ә минем өчен алар мөһим түгел. Бу мәсьәләдә безнең арада бераз аңлашылмаучылыклар да булгалый.

Алсу әйтүенчә, аларның бәйрәмнәре дә үзгә.  Кояш торгынлыгы, Уңыш бәйрәме, Җир көне, Иван Купаланы зурлап уздыралар. Бер генә бәйрәм дә әйлән-бәйләнсез узмый. Алсу Зияева кышын кул эше белән мәшгуль булса, җәен бакчасындагы питомникта төрле үләннәр, үсемлекләр үстерә.

– Яшәргә пенсия акчасы да җитә монда. Җәен Олегка иван-чәй җыярга ярдәм итәм. Ит ашамыйм. Аның каравы боткалар, гөмбә, рагу, яшелчә, җиләк-җимешләр яратам, – ди ул.

Кычыткан күлмәген дә без аңарда күрдек.

– Күргәзмәдән күргәзмәгә генә йөртә торган күлмәк булды бу. Үзем берничә тапкыр гына кидем, – дип елмая ул. – Хәзер менә тагын икенчесен бәйләргә тотындым. Күлмәк өчен кычытканны кар төшкәнчегә кадәр җыям. Җеп сыйфатлы, йомшак чыксын өчен, кычыткан яфрагының өске катламы черергә тиеш. Ноябрьгә ул инде көрән төскә кереп, аскы өлешендә җепләре генә кала. Аны шул вакытта җыярга кирәк. Шуннан соң махсус технология белән җеп ясала, тарала. Февральгә кадәр җеп ясау белән генә мәшгуль булам. Аннан соң станокта күлмәк тегәм. Анысы кыш буена җитә. Авыр булмаса да, бик мәшәкатьле, күп вакытны ала торган эш.

Алсу безне машинага кадәр озата чыгып, җәй көне дә кунакка чакырып калды.

“Без – адекват кешеләр” 

Кешеләргә генә түгел, башка җан ияләренә дә яшәр өчен табигый шартлар булдырырга омтылган тагын бер гаилә белән таныштык. Алар – ирле-хатынлы Валерия һәм Динар Нурмөхәммәтовлар. Гаилә белән аралашуыбыз Динар үзе ясаган бал кортлары өчен махсус түмәрләр күрсәтүдән башланды. Ярым аударылган агач рәвешендәге әлеге корылманы ул быел гына ясаган.

– Быел бер корт та очып килмәде. Киләсе елга булыр дип уйлыйбыз. Алар да табигый шартларда яшәргә тиеш. Монда алар үзләре кәрәз куя, вентиляцияне дә үзләре көйли. Кыскасы, кеше аз катнаша, – дип аңлатты Динар.

Аның әйтүенчә, әлеге хуҗалык турында аңа үзе дә биредә яшәүче дусты Герман сөйләгән. Килеп караган да төпләнеп калырга карар кылган. Бераздан Валерия да шушында ук җир сатып алган. Узган ел яшьләр өйләнешеп, гаилә  корып җибәргәннәр.

Мондый яшәү рәвешенә төрле кеше төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә, төрле максатлардан килә. Минем, беренче чиратта, сәламәтлегемне кайгыртасым килде. Икенчедән, ата-бабаларыма да якынаясы килү теләге туды. Менә хәзер  акрынлап нәселем, ата-бабаларым турында мәгълүматлар җыя башладым, – ди ул.

Алсудан аермалы буларак, алар күпкә уңайлырак шартларда яши. Киләсе елда йорт җиткезеп керү идеясе белән яшиләр. Проектын безгә дә күрсәттеләр. Әлегә аларда да электр уты юк.

– Электр утына каршы булмасак та, яктылык кояш панеленнән төшә. Шәм дә кабызабыз, – ди гаилә.

Хатыны Валерия әйтүенчә, гаилә атнаның биш көнен – биредә, икесен Казанда яши. Икесе дә югары белемлеләр, читтән торып эшлиләр.

– Тормышыбызны менә шулай көйләргә уйладык. Әгәр кеше бер гектар җир алып, аны тәрбияли, бакчалар утырта, матурлый икән, бөтен дөнья чәчәк атучы бакчага күмеләчәк. Бу ничек яхшы булыр иде! Дөрес аңлагыз, без бернинди дә секта вәкилләре дә, иске карашлы кешеләр дә түгел. Гап-гади, адекват кешеләр. Бары тик менә шул максат белән илһамландык кына. Табигатьне, туфракны, андагы тормышны терелтәбез. Әлегә балаларыбыз юк, ләкин киләчәктә аларны да шушы рухта тәрбиялисебез килә, – ди Валерия.

Ул үзе – Казан кызы. Мондый яшәү рәвеше турында күптәннән уйланса да, хыялын Динар белән танышкач тормышка ашырган.

– Бу адымга озак әзерләндем, чөнки җир алу – зур җаваплылык. Әлеге җирне карарга килгәч, Динар һәм Герман белән таныштым. Алар белән сөйләшкәч, моның чыннан да минеке икәнен аңладым. Әти-әниләр дә мине аңлап кабул итте. Моның бер начарлыгы да юк бит. Үзләре дә монда кунакка килеп йөриләр, – ди Валерия.

Үсемлекләрне дә органик ысул белән үстерәләр. Ашлама урынына яфраклар, үлән кулланалар. Кышка түтәлләрнең өсләрен салам белән түшиләр.

Нурмөхәммәтовлар сәламәт туклануга бик зур игътибар бирә. Чәйне дә балчык чәйнек һәм чынаяклардан гына эчәләр. Безне дә кыстый-кыстый чәй табынына дәштеләр.

– Без Казанда чүпрәсез икмәкне үзебез пешерәбез. Яңа йортыбызда да мич чыгарып, анда чүпрәсез икмәк пешерү нияте бар. Ит ашау кеше организмына бик зыянлы дип саныйбыз. Ул барыбер кайчан да булса авыру булып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә без балык, йомырка, сөт ризыкларын ашамыйбыз. Табыныбызда чүпрәле ризыклар да юк. Аның каравы күп итеп яшел тәмләткечләр, яшелчәләр, ярмалар белән тукланабыз. Кузаклы үсемлекләрдән – нут, борчактан әллә нинди тәмле салатлар, ризыклар әзерләргә була. Шул ук җәйге салатка нут борчагын кушып җибәрергә мөмкин. Кабак, бәрәңгене мичтә томалап пешерәбез. Мондый ризыклар ашагач, организм үзенә кирәкле матдәләрне ала. Иткә ихтыяҗ да калмый, – дигән фикердә тора алар.

“Балаларны өйдә укытачакбыз”

Тагын бер яңа танышыбыз Олег Зотолов бирегә Мәскәүдән күченеп кайткан. Алдагы геройлардан аермалы буларак, алар без белгән авыл кешеләренә иң якыннары. Ике балалары, иван-чәй әзерләү буенча үз бизнеслары бар. Ул республика халкына “чәй мастеры” буларак та таныш.

Светлогорьега күченеп кайтканчы, Олег Мәскәүдә уңышлы гына карьера да ясаган. Директор урынбасары булып эшләгән. Ләкин көннәрдән бер көнне шәһәр шаукымыннан туеп, күңеле саф һавалы авылга тартыла башлаган.

– Без бирегә табигать белән якынаерга дип килдек. Авыл тормышы – перспективалы. Ләкин монда барысы да акрынлап һәм зур тырышлык белән килә. Гаиләне дә туендырырга, шул ук вакытта җир турында да онытмаска  кирәк. Биредә барысы да табигый, ә шәһәрдә – ясалма.  Авылга күченү теләге барлыкка килгәч, мине аңлаучы тормыш иптәше эзли башладым. 2011 елда Мәскәүдә Мария белән таныштым. Шунысы кызык, аның әтисе дә тумышы белән күрше Гәр авылыннан булып чыкты. Ул вакытта ул мондагы җирләр турында белешкән иде. Туйдан соң ярты ел узгач, Светлогорьега кайтып урнаштык. Без килгәндә монда чип-чиста ялан иде, – ди ул.

Йорт салырга, кайтып урнашырга да Марияның әти-әнисе ярдәм итә. Саф һавада яшәү генә түгел бит әле, тормыш итәр өчен кереме, табышы да кирәк. ни гаҗәп, Ходай монда да ярдәменнән калдырмый. Нәкъ менә шушы җирләргә, кыргый табигатьтә иван-чәй үләне үскәнлеге билгеле була. Һәм Олег тәвәкәлли.

– Барысына да акрынлап төшендем. Башта үзебез өчен әзерләдек, аннан соң сатуга чыгардык. 2013 елда рәсми теркәлеп, Казандагы кибетләр, кафелар белән эшли башладык, – ди “чәй мастеры”.

2014 елда эшләре тагын да уңышлы үсеш ала, стабильләшә. Золотовлар елына 6 мең килограмм үлән җыя. Кипкәч, ул 1 мең килограммга кала.

– Үләнне июнь ахыры-июль башында җыябыз. Җыяр өчен чәчәк атуы кирәк. Кайбер еларда ул иртәрәк, кайвакыт соңрак ата. Сабагының да ныклы булуы кирәк. Җыяр өчен иң яхшы вакыт, бердән, чәчәк ата башлаган чор. Икенчедән, тоташ эссе булган көннәр. Өченчедән, аны төш вакытында, кояш кыздырганда җыйган яхшы. Ләкин без эшне иртәдән башлыйбыз, – ди ул.

Үләннең яфракларын җыйгач, таратып салып, 10 – 15 минут кояш астында киптереп алалар. Аннары техник эшкәртү башлана. Ул ике төрле ысул белән эшләнә: гранула итеп һәм яфракларны бөтереп. Чираттагы этап – ферментлаштыру. Аның температурасы 30 – 35 градус булырга тиеш. Шул хәлдә яфраклар 6 – 12 сәгать тора. Аннары үләнне киптерәләр. Моның өчен электр киптергеч кулланмыйлар, урамда өсте каплаулы витражларга җәеп салалар һәм иван-чәй анда җилләнеп кибә. Температура 30 – 35 градустан артмагач, чәйнең бөтен файдалы үзлекләре саклана, ди. Әзер чималны кәгазь капчыкларда махсус урында саклыйлар. Кыш буе үләнне ярминкәләрдә, интернет аша саталар, төрле компания­ләр белән хезмәттәшлек итәләр.

Олег иван-чәйне кайнап чыккан суда пешерергә кирәкми, дип киңәш итә. Болай эшләгәндә, үләннең бөтен файдалы үзлекләре саклана. 80 градустан да кайнаррак булмаган суга 5 грамм чәй салып, 10 – 15 минут көтәргә кирәк. Катырак чәй эчәргә яратучылар чәйне күбрәк салып пешерергә яки иван-чәйнең гранулалысын кулланырга киңәш итә.

Эшмәкәр әйтүенчә, капларга тутырылган чәй ике ел саклана. Ә мондый төргәксезенең саклану вакыты юк. Иван-чәй ашкайнатуны яхшырта. Составында магний, күп төрле витаминнар бар. Ә менә үләннәргә аллергиясе булган кешеләргә аны сак  кулланырга киңәш ителә.

Иван-чәйдән кала хуш исле үләннәр дә җыеп киптерәләр. Төрле авыруларны җиңеләйтер өчен махсус мендәрчекләр дә әзерлиләр.

Олегның, киләчәктә фермер буларак теркәлеп, җиләк-җимеш агачлары үстерү белән дә шөгыльләнәсе килә. Җәй көне әлеге җирлектә яшәүчеләр дә ярдәм итә икән.

Золотовларның ике балалары бар. Өлкәненә – 4, кечкенәсенә бер яшь тә тулмаган әле.

– Балалар Казанның бала тудыру йортында туды. Ул вакытта мин дә хатыным белән бергә идем. Тулгак вакытында табиблар безне калдырып чыгып китте. Алар килгәнче мин баланы кулыма алган идем инде. Алар кендеген генә кисте, – ди Олег.

Әлегә балалар кечкенә, ләкин киләчәктә аларны мәктәпкә бирмичә, өйдә генә укытырга телиләр.

– Без балаларны өйдә генә укытачакбыз. Әниләренең педагогик белеме бар.  Инде хәзердән үк алар белән актив шөгыльләнә. Хәзер шәһәрдә дә күпләр шушы юлны сайлый. Шуңа күрә моның бер начарлыгын да күрмибез. Авыл балалары барысын да китаптан түгел, ә үз күзләре белән күреп белә. Бу бит бик яхшы. Алар кечкенәдән үк хезмәт итеп үсә. Шуңа күрә монда яшәвебезнең бары тик уңай яклары гына бар, – дип озатып калды алар безне.

СӘЕР АВЫЛДАН ФОТОРЕПОРТАЖ

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү