Яман шешетән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улын кем уллыкка алачагы билгеле булды

Яман шештән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улы Әмирне Татарстанда яшәүче туганнары уллыкка ала. Бу хакта Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина «Татар-Информ» МАгына хәбәр иткән.

«Әмир Айгөл Фазыйлова үзе сайлаган гаиләгә тәрбиягә тапшырылачак. Бу Айгөлне борчыган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе иде. Шуңа күрә опека органнары тарафыннан әнинең бу гаиләне билгеләвендә, аның ихтыярын рәсмиләштерү буенча юридик формальлекләр вакытында ярдәм күрсәтелде», – дигән Гүзәл Удачина.

Удачина малай өчен гаиләне Айгөл туганнары арасыннан сайлавын аныклады.

«Опека органнарында гаилә тиешле тикшерүләр узды – ул федераль закон буенча барлык критерийларга тулысынча туры килә. Шуңа күрә якын арада Әмир бу гаиләгә тәрбиягә тапшырылачак», — дип сөйли Гүзәл Удачина.

https://vatantat.ru/2019/11/min-%d2%aflmimme/

Айгөл Фазылованың якын дусты Гөлчәчәк Локманова Әмирнең туганнан туган абыйсы Айгөл белән яшәячәге турында сөйләде.

«Бу гаиләнең ике улы бар инде. Әмир алар белән булачак. Аны чит кеше түгел, ә туганы алып китүе дә зур плюс», — диде ул.


Фикер өстәү