Яман шешнең соңгы стадиясе белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова вафат булган

Бүген төнлә яман шешнең соңгы стадиясе белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова вафат булган. Ул хосписта дәвалана иде. Айгөлнең беренче сыйныфта укучы улы Әмир калды. Әлегә аны Айгөлнең әнисенең апасы тәрбияли. Мәрхүмәне Әлки районы Иске Камка авылы зиратына җирләячәкләр.


Фикер өстәү