Ярдәмне бәйрәм итәләр

Казанда  “Игелекле Татарстан” форумы уза. Бирегә республиканың барлык шәһәр-районнарыннан волонтерлар җыелган.  Алар тәҗрибә уртаклашып кына калмый, 30 ноябрь көнне “Татарстан үзиреклесе – 2109” бәйгесенә нәтиҗә чыгарачаклар. Җиңүчеләр алга таба Россия күләмендә уздырылган бәйгедә катнаша алачак.

– Форумга 157 катнашучы килде. Болар – республика күләмендә оештырылган волонтерлык һәм үзирекле оешмалары вәкилләре. Быел форумда яңалык бар. Катнашучылар арасында һәр районның яшьләр һәм мәгариф эшләре буенча белгечләр катнаша. Сөйләшү исә алдагы елларда волонтерлык юнәлешенең үсеше хакында булачак, – ди Татарстанның үзиреклелек буенча мәгълүмати-ресурс үзәге директоры Айрат Мөбарәкшин. – Катнашучылар саны аз булса да, аларның тәкъдимнәре күп. Хәтта, кайберәүләр волонтер булып йөрсә дә, бу хакта сиздерми, дәүләттән ярдәм сорамый. Быел Радик исемле кеше белән таныштык. Баксаң, 1998 елдан бирле мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшли икән. Ул да форумга чакырулы. Үз тәҗрибәсе белән уртаклашыр дип көтәбез.

Ә менә Түбән Кама кызы Елизавета Сперанская йортсыз калган хайваннар өчен борчылып,  үз проектын  тәкъдим иткән. Ул  “Кошкин дом”  дип атала.

– Мин “Игелекле Татарстан” форумына килеп эләккәч, үз проблемамны башкаларга да җиткердем. Мине ишеттеләр. Үзебезнең шәһәрнең бер оешмасы матди ярдәм күрсәтә башлады. Мәчеләр торган урынын җыештыру гына түгел, аларны табибка күрсәтү, урнаштыру кебек проблемалар да чишелде, – ди ул.

Соңгы елларда волонтерлар ярдәменнән башка бер чара да узмый. Киләсе елда булачак халык санын алуга да аларны җәлеп итмәкчеләр.

– Күңелендә игелек булган кеше, үзе теләгән юнәлеш буенча башкаларга ярдәм итәргә мөмкин. Әйтик, кемгәдер медицина, кайберәүләргә өлкәннәр белән эшләү ошый. Шулай ук мәдәният өлкәсендә актив кешеләр дә очрый. Соңгы арада туризм буенча да волонтерлык  эше киңәйде. Форумда эшләгән эшләргә нәтиҗә ясап кына калмыйбыз, без алга таба максатлар да куябыз, – ди Татарстанның  яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова. – Беренче тапкыр волонтерлар бу форумда кунак буларак катнаша. Алар төрле чараларда ярдәм итүне дә бәйрәмгә тиңлиләр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү