Ярминкәләр: “Үзкырымда үзем үстердем”

Көзге ярминкәгә бардыгызмы әле? Тәмен белеп алганнар, һәр атна саен  барып, җитештерүчеләрнең үзләреннән сыйфатлы азык-төлек алып калырга тырыша. Күзеңә карап: “Үзкырымда үзем үстердем, дип торган фермерга ничек ышанмыйсың ди?!

 Бу инде сиңа кайдан кайтардылар икән дә, срогы чыкмадымы икән дип, кибет киштәсе янында бәргәләнеп тору түгел. Үзебезнеке, авылдан килгән күчтәнәч кебек. Сыйфаты да, тәме дә шикләнергә урын калдырмый.  

Быел Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре  14 сентябрьдә башланды   һәм 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казанда сәүдә унбиш мәйданда гөрли,  Чаллыда һәм Яшел Үзән районында икешәр мәйдан бүлеп бирелгән. Ел азагына кадәр тагын 9 ярминкә уздыру планлаштырыла. Аларның һәркайсы үзенә күрә бер бәйрәм кебек оештырыла. Ут уйнатып бииләр, самавыр гөрли, коймак пешә. Авыл халкы кунакчыл, туган якларына кайта алмаганнарга мичнең үзен Казанга алып килеп, мич коймагы да пешереп ашаталар. Бу атнада Казан”агросәнәгать паркына килүчеләрне  мичтән яңа чыккан коймак белән сыйладылар. Монда  якташлар  белән  очрашып алырга да була.  Ярминкәгә һәр атна саен төрле мәйданга төрле районнардан киләләр, иренмәсәгез,  барысы  белән дә  танышып чыга  аласыз. 

Узган  ел  йомгаклары  буенча,  республика ярминкәләре 1,3 млрд сумлык продукция белән тәэмин ителгән. 2019 елдагы язгы  ярминкәләрне исәпкә алып, бүгенгә  737 млн сумлык  азык төлеккитерелгән.

Казанда ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча  уза:

Авиатөзелеш районында:  Ленинград урамы, 27 (Бәхетле сәүдә комплексы каршындагымәйданчыкта);

Вахитов районында: Кәрим Тинчурин  һәм Татарстан урамнары киселешендә;

Киров районында: Кызыл Кокшай  урамы, 150/2 (Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршындагытерриториядә),  Батыршин урамы, 20 һәм Ильич урамы,1 йорт, корп.1, (Юдино  бистәсе., Тимерьюлчылар  мәдәният  йорты алдындагы  мәйданчыкта);

Яңа Савин  районында:  Хөсәен Ямашев проспекты, 71а (Бәхетле сәүдә үзәге янындагы  мәйданчыкта);

Идел буе районында: Рихард Зорге урамы, 66, корп. 1 (Олимп базары янында);

Совет районындаАграр урамы, 2 (Казанагросәнәгать паркының ачык  мәйданчыгында һәм  Липатов урамы, 7 (Дәрвишләр бистәсендә);

Мәскәү  районында:   Шамил Усманов урамы, 1(Энергетиклар  һәм  Ш.Усманов  урамнары  ягыннан  Мәскәү базары  янындагы  мәйданчыкта);

Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә(“Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында).

 

Зөлфия Хәлиуллина


Фикер өстәү