Яшь бөркет Чаллыдан Иранга кадәр очып барып җиткән

Деук кушаматлы кояшлы бөркет Чаллыдан Иранга кадәр барып җиткән. Аның күчешен «Түбән Кама» милли паркы белгечләре Кошта урнаштырылган трекер ярдәмендә күзәткән.

Дәвекның сәяхәте агымдагы елның 7 октябрендә башлана – нәкъ менә шул көнне яшь бөркет үзенең оясын ташлап китә. Башта ул Урал елгасына кадәр барып җитә, аннары Каспий диңгезенең көнчыгыш ягыннан очып үтә, һәм менә хәзер ул Иранда. «Элемтә белән бәйле проблемалардан соң, 1 ноябрьдә кош Тегеран янында барлыкка килде. Кичә ул Кухруд Иран ягы таулыгын узды һәм, күрәсең, Загрос таулыгын кичеп чыга. Дәва кая оча соң? Фарсы култыгы ярына, Меопотамиягә, ә бәлки, Гарәп ярымутравы илләренә?» — дип фикер йөртә «Түбән Кама» табигать музее мөдире Ринур Бекмансуров.


Фикер өстәү