Ятим балаларга фатир мәйданы ничә кв.метрдан да ким булмаячагын әйттеләр

Татарстанда ятим балаларга бирелә торган торак 24 кв.метрдан да ким булмаячак. Бу хакта закон проекты алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышында кабул ителде.

Закон проекты «Ятим балалар һәм ата-анасы химаясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү турында» һәм «ТРда халыкка адреслы социаль ярдәм турында» республика законнары статьяларына үзгәрешләр кертүне күздә тота.

Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әгълиуллин ятим балаларга торак Россия һәм РФ субъектлары законнары нигезендә бирелүен әйтте. Республика шәһәр-районнарында бүген социаль найм килешүе буенча төрле торак мәйданнары нормалары билгеләнгәнен искәртте. Төрле җирдә төрлечә: 18 кв.м дан ким, 18 кв.м, 33 кв.м һәм башкалар.

Закон проекты нигезендә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм ятим балаларга бирелә торган торак 24 кв.м дан да ким булмавы тәкъдим ителә. Закон проекты ятимнәрне торак белән тәэмин итү гарантияләрен ныгыта.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет рәисе Александр Тыгин әйтүенчә, республикада торакка чиратта 1300дән артык кеше тора. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ятим балаларга фатирлар санын арттыру һәм өч ел эчендә чиратны тулысынча бетерү күздә тотыла, дип хәбәр итте.


Фикер өстәү