«Юллар булмау аркасында “Ашыгыч ярдәм” машинасы авыру янына кереп җитә алмады»

Юлсызлык. Элеккеге елларда ничәмә-ничә кешенең теңкәсенә тигән, пычрак ерып, күпме чакрымнар узарга мәҗбүр иткән, үзәккә үткән проблема ул. Яңгырлы, пычрак көннәрдә үзен аеруча нык сиздергән әлеге мәсьәлә кайдадыр еракта калды, дип әйтеп булмый. Мондый авыллар әле дә бар. Апас районыннан редакциябезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Чирмешән авылы халкы да әлеге проблеманы ишетеп кенә белми, ә көн саен үз башыннан кичерә.

“Халыкның күңеле әрни”
Заманында Чирмешән бик зур, төзек, 570 хуҗалыклы авыл булган. Анда меңгә якын кеше яшәгән. Хәзер исә – 350 тирәсе.

– Элек авылыбызда пекарня, кунакханәләр, кулинария, тире эшкәртү цехы, ак һәм кара он тегермәне, куян һәм тавыклар фермасы, ипи пешерү комбинаты, көнкүреш хезмәт күрсәтү комбинаты, элемтә бүлеге, бала тудыру йорты бар иде. Мәктәбебез дә зур – 520 балага исәпләнгән. Хәзер авыл кечерәеп калды инде. Аның белән бергә юллар да искерде, “картайды”. Аларның торышы соңгы дүрт елда аеруча мөшкел. Язгы-көзге пычрак көннәрдә трактордан башка бернинди дә техника уза алмый. “Ашыгыч ярдәм”, янгын сүндерү машиналары, газчылар – берсе дә керә алмый, – ди авыл халкы.

Әле берничә ай элек кенә дә шундый очрак булган. “Ашыгыч ярдәм” машинасы авыру янына кереп җитә алмаганлыктан, ярдәм өмет итүченең хәле тагын да начарланган.
– 8 апрельдә әнигә инсульт булды. Юллар бик начар хәлдә булганлыктан, “ашыгыч ярдәм” машинасы йортыбызга кадәр кереп җитә алмады. Шәфкать туташлары, җәяү төшеп, әнигә дүрт укол кададылар. Ләкин аның гына файдасы булмады. Тиешле дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтелмәгәч, әни телсез калды, уң кулы эшләми, аяклары йөрмәс булды. Күтәреп кенә йөртәбез әнине хәзер, – ди Азат Мөхәммәтҗанов.
Киров урамы – үзәк урам. Ул алты: Совет, Куйбышев, Калинин, Ворошилов, Елга аръягы һәм Татарстан урамнарын берләштерә. Аеруча Киров, Елга аръягы, Куйбышев, Совет урамнары бик начар хәлдә икән. Күпчелек машиналар нәкъ менә шунда батып кала да инде. Ә болай яңгырлы, пычрак көннәрдә халык транспортларын авыл башындагы мәчет янында калдыра икән. Аңа кадәр таш юл түшәлгән.


Авыл халкы әлеге проблеманы берничә тапкыр күтәреп тә чыккан инде. Хәтта, ярдәм сорап, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга кадәр барып җиткәннәр. Аның нәтиҗәсе буларак, район башлыгы Равил Хисаметдинов белән дә сөйләшүләр булган. Җитәкчегә алып барган хатка 50 кеше кул куйган. Алар арасында Әфган сугышында катнашкан, беренче группа инвалид, Кызыл Йолдыз ордены иясе, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән Иршат Гатиятуллин да бар.
– Авыл менә шулай әкрен генә бетүгә таба бара инде… Бик кызганыч. Юлларның начар хәлдә булуына халыкның күңеле әрни. Җәен коры булгач, аяк астына сак кына карап атлаганда йөреп була әле. Тик язын, көзен урамга чыкмалы түгел инде. Техникадан да трактор белән “УАЗик” кына йөри ала торган. Без үзебез 90 яшенә якынлашучы әнине тәрбияләп торабыз. Быел аңа, бераз булса да хәрәкәт булсын дип, Скандинавия таяклары алып кайткан идек. Җәен чыккалаган да иде, ләкин хәзер урамда аңа түгел, сәламәт булган яшь кешегә дә йөрү читен, – ди ул.

Авыл халкының тагын бер үтенече бар. Аларны авылны икегә бүлеп тора торган күпернең дә торышы борчый.
– Киров урамындагы күперне дә плитәләр белән яңадан ясарга кирәк, – ди алар. – 2017 елда аны язгы ташу суы алып киткән иде. 2018 елны, су буеннан ак балчык ташытып, ясап куйдылар. Инде быел ул урталай ярылды. Балчыклы күпер озакка бармас шул, язгы ташуда аны яңадан су агызып китү куркынычы зур. Ә аннан башка берничек тә булмый. Халык та, маллар да көтүгә шуның аша уза.
Шунысы кызык: халык әйтүе буенча, Киров урамына дүрт ел элек таш салынганлыгы турында язу бар икән. Тик алар мондый эшләр башкарылганны хәтерләми.

Бу турыда без авыл советы башлыгы Айрат Зиннәтуллинның үзеннән сорадык.
– Эшләр эшләнми тормый инде анысы, – диде ул. – Чыннан да, мин бу эшкә килгәнче, юллар бераз төзәтелгән булган. Ләкин ул вакытта түшәлгән ташның сыйфаты начар инде аның. Хәзер дә юлларның хәле түзмәслек түгел үзе. Яңгырлы көннәрдә генә начарлана. Бик теләсә, җиңел машиналар да узып йөри ала. Ләкин яхшы, асфальт юл кирәк анысы. Моны берничек тә кире кагып булмый. Быел үзара салым акчасына аз-азлап булса да таш түшәлде. Узган ел җыйган акчага быел 170 метр арага таш салынды. Һава шартлары яхшы булган очракта, тагын 217 метр җирне яхшыртырбыз дип торабыз. Акчасы түләнгән, килешү төзелгән. Шушы җирлеккә караган күрше авылларда эшләр төгәлләнде генә әле. Икенче елга 1 чакрым юл салыныр дип вәгъдә итәләр.

Авыл советы башлыгы сүзләренә караганда, узган ел Чирмешән авылыннан, хөкүмәт ярдәме белән бергә исәпләгәндә, 722 500 сум үзара салым акчасы җыелган булган. Аларга күпер төбенә ут куелган, күрше Багыш авылы юлларына таш салынган, насослар алынган.
– Юл салу кыйммәткә төшә. Аның 1 метрын салу гына да 4 мең сум була. Мондый акрын темплар белән эшләсәк, яхшы юлларны безгә шактый озак көтәргә туры киләчәк, – ди Айрат Зиннәтуллин, юллар проблемасын үзләре генә хәл итеп чыга алмауга ишарәләп.
Әлеге мәсьәлә буенча Апас районы башлыгы урынбасары Ранис Гыймранов белән элемтәгә чыктык.
– Күпер өстенә ут быел 20 майда куелды. Киләсе елга Татарстан белән Киров урамнары Юллар фонды программасына кертелде. Әлеге программаның раслануы да кирәк әле. Барысы да финанс мөмкинлекләреннән чыгып хәл ителәчәк. Районда мондый хәлдәге тагын берничә авыл бар. Барысын да карап чыккач кына, төгәл карар кабул ителәчәк. Программа расланган очракта, юлларга комлы-вак таш катнашмасы түшәләчәк, күпер дә төзекләндереләчәк, – диде Ранис Гыймранов.
Җаваптан аңлашылганча, район хакимияте дә Чирмешән халкына тулы ышаныч бирми әле. Ләкин шул ук вакытта өмет тә юк түгел. 400гә якын халкы, мәчете, кибете, фельдшер-акушерлык пункты булган авыл җитәкчеләрнең игътибарыннан читтә калмас, дип өметләник.


“Берсен ямыйлар, икенчесе тишелә”
Берничә ел элек Арча районының Сөрде авылы халкы да начар юлларын тәнкыйтьләп чыккан иде. Алар төшергән видео, интернет киңлекләрендә дә таралып, шактый гына шау-шу кузгаткан иде. Бүген алар ни хәлдә яшәп ята икән? Уңай үзгәрешләр бармы икән, дип сөрделеләрнең дә хәлен белештек.
– Үзара салым акчасына авылыбызның бар урамына да таш түшәлде, Аллага шөкер. Бик кыен иде, хәзер кереп булмый торган бер генә җир дә калмады, – дип шатлыгы белән уртаклашты әлеге авылда яшәүче, тик исемен газетада күрсәтергә теләмәгән әңгәмәдәшебез. – Ләкин менә Кенәр белән Сөрде авыллары арасындагы юл гына начар хәлдә. Күрше авылга юл җәйгән вакытта авыр йөк машиналары күп йөргәнлектән, асфальт юл шактый нык таушалды. Чокыр-чакырлы булып калды. Дөрес, таш җәйгәннәр иде дә, ләкин ул машина узган саен кырыйга сибелә. Ә ул юлда хәрәкәт зур. Әтнә районына, тагын берничә авылга безнең авыл аша юл уза. Шуңа күрә әлеге юлны карасалар да яхшы булыр иде. Берничә тапкыр район җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итеп карадык, ләкин алар: “Районда бөтенләй асфальт күрмәгән авыллар да бар әле. Беренче чиратта аларны карыйсы иде”, – дип җавап бирәләр.
Сорамаган балага имезлек каптырмыйлар

Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел республика юлларын төзекләндерүгә 27 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Наилә Клевлеева безгә хәбәр иткәнчә, быелның октябренә 22 авыл халкы яхшы юллардан җилдертә башлаган.
– Төзекләндерү эшләре республиканың күпчелек районында (мәсәлән, Әлки, Спас, Алексеевск, Мамадыш, Чистай) барды. Кайбер авылларда әле дә дәвам итә. Әлеге программага эләгер өчен, район башлыгының гаризасы кирәк. Шуңа күрә кайсы башлыклар актив, исемлеккә шул районнар ешрак эләгә. Моннан тыш, махсус программа кысасында республика юлларына комлы-вак таш катнашмасы да түшәлә. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы бер авыл белән икенче авыл арасындагы юллар өчен җаваплы. Сала эчендәге юлларны карап тоту исә авыл советлары, район хакимияте дәрәҗәсендә хәл ителә, – диде ул.
Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев, журналистлар белән очрашуда, “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль проекты кысасында Татарстанга 2021 елга кадәр 12,7 миллиард сум акча бүлеп биреләчәген хәбәр иткән иде. Барлык акчаның яртысы диярлек – федераль казнадан. Билгеле булганча, проект 2024 елга кадәр гамәлдә булачак.

Зөһрә Садыйкова

САН:
Татарстанда барлыгы 3074 торак пункт бар. 536 авылга керә торган юлга асфальт бөтенләй түшәлмәгән.


Фикер өстәү