Зифа Кадыйрова Татарстан язучылар берлегенә керергә теләмәү сәбәбен аңлаткан

Популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова ни өчен Татарстан язучылар берлегенә керергә теләмәвен аңлатты. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Татарстан язучылар берлеге идарәсе Зифа Кадыйрованы Берлеккә алырга әзер булуын әйткән. “Утырышка ике көн кала “Берлеккә алабыз, килегез!” дип шалтыраттылар. Авырып хастаханә тирәсендә йөргән чагым иде. “Берлеккә керерлек китабым язылмаган әле”, дидем. Казанга бара алмавымны әйттем”, — ди Зифа Кадыйрова.

“Язучыларның миңа мөнәсәбәтен ишетеп-күреп торам. Үзләре дә төрле интервьюларда әйтәләр. Шулай булгач, йөрмәскә булдым. Укучыларым белән очрашуларымның мәгънәсе күбрәк. Бу атнада Актанышта һәм Уфада очрашулар буласы”, — ди ул.

автор: Яков Абрамов

Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе моннан берничә ел элек Зифа Кадыйрованы Берлеккә тәкъдим иткән иде. Билгесез сәбәпләр аркасында документлар каралмаган. Кабул итү коллегиясе җитәкчесе Тәлгать Галиуллин ул документларны күрмәгәнлеген, Кадыйрова иҗаты белән таныш түгеллеген әйткән иде.

“Татар-информ” соравына җавап итеп, Берлек рәисе Данил Салихов Зифа Кадыйрова “папкасы”ның тикшерү көтеп ятуын әйтте. Ул вазгыятьне аңлатып: “Вакыты җиткәч, лаеклы дип табыла икән, һичшиксез, керер», дигән иде. Язучының Берлеккә алынмау сәбәпләре белән аның “Синсез килгән язлар” спектаклен караган ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә кызыксынган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/12/196816/

Фикер өстәү