Зифа Кадыйровага ярдәм кирәк

Зифа Кадыйровага матди ярдәм җыюны «ВКонтакте» социаль челтәрендә татар блогеры Рушания Шәяхмәтова игълан иткән.

«Хөрмәтле дуслар! Ярдәм кирәк!!! Халкыбызның сөекле кызы, 6 китап авторы Зифа Кадыйровага зур бәла килде. Санаулы минутлар эчендә барлык корылмалары белән йорты янды. Бу йорттан бервакытта да кеше өзелмәде. Һәркемне монда кайнар чәй, Зифа апаның күңел җылысы, җанлы әңгәмәләр көтә иде. Барлык китапларын ул шушы йортта язды. Дуслары, туганнары, укучылары белән очраша торган җылы оясы иде бу йорт…
Ярдәм тәкъдим итүчеләргә: «Юк, кирәкми, мин үзем…» — дип җавап биргәнен беләм, үземә дә шулай диде, хәтта бераз ачуланды да… Ничектер кешечә, мөселманнарча булмый бит болай, янгыннан каза күрүчеләргә гомергә ярдәм иткәннәр. Шуңа күрә, дуслар-кардәшләр, әйдәгез, ярдәм кулы сузыйк! Ил төкерсә — күл була.

https://vatantat.ru/2019/11/yazuchy-zifa-kadyjrovany%d2%a3-jorty-yangan/

Янгында язучының кулъязмалары, яңа китапка тупланган барлык материаллар да янган. Шуңа бик тә өзгәләнә ул. Безнең ярдәмебез, күңел җылыбыз Зифабызга рух ныклыгы, яңа иҗади дәрт бирми калмас», — дип яза Рушания Шәяхмәтова үзенең «ВКонтакте» битендә.


Фикер өстәү