Җиденче тапкыр Чаллыга. Бүген Владимир Путин «КАМАЗ»га килә

Бүген Чаллыда Владимир Путинны көтәләр. Россия Президенты Татарстанга быел дүртенче тапкыр килә.
Дәүләт башлыгы КамАЗда заводның 50 еллыгы уңаеннан эшчеләрнең тантаналы митингында катнашачак. Владимир Путин автомобиль заводының яңа җитештерү линияләре белән танышырга, предприятие эшчеләре белән аралашырга ниятли. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу да көтелә.

– КамАЗ Владимир Путинның һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Ил башлыгының республикага килүен без төбәккә карата игътибары буларак та бәялибез, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.
Россия Президентының Чаллыга беренче генә килүе түгел. Бу шәһәрдә ул Премьер-министр вазифасын башкарганда да, Президент буларак та кунак булганы бар. 2000 елда Путин, КамАЗны күрергә дип, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән килде. 2008 елда, Премьер-министр буларак, Владимир Путин Чаллыда Россия автосәнәгать өлкәсенә кагылышлы җыелыш уздырды.

Хәтерләсәгез, ул чакта илдә кризис һәм җиңел автомобильләр җитештерү шактый кимегән иде. 2009 елда Владимир Путин “КАММИНЗ Кама” предприятиесен ачу тантанасында катнашты. 2010 елда Президент Чаллыга Россиянең “Соллерс” һәм Италиянең “Фиат Групп” компаниясе арасындагы килешүгә хәер-фатихасын бирде. 2012 елда аның визитының ике сәбәбе бар иде: ике миллионынчы “КамАЗ” автомобиле чыгарылу; сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү һәм 2025 елга кадәр демография сәясәте буенча зур җыелыш уздыру. 2016 елның февралендә Президент КамАЗның 40 еллыгы уңаеннан уздырылган чарада катнашты.


Фикер өстәү