Ни чәчсәң, шуны урырсың. Орлык булмагач, нинди уңыш көтәсе?

Үткән җомгада Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко мәгълүмат кырын бераз дулкынландырып алды. Россиянең авыл хуҗалыгында орлыклар җитештерү белән вазгыять бик катлаулы икән. Сенаторлар җитәкчесе әйтүенчә, бу тармак җимереклек хәлендә. Бодай, бәрәңге, кукуруз орлыкларын гына түгел, хәтта укроп һәм петрушканыкын да чит илдән сатып алырга туры килә, ди.

Министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре урынбасарларын җыеп, Матвиенко ханым шул хакта ярсып сөйләде, Авыл хуҗалыгы министрлыгының зәгыйфь эшчәнлеген тәнкыйтьләде. Төбәкләргә сәяхәте вакытында Федерация Советы рәисе бер теплица хуҗалыгына кергән икән. “Миңа петрушка, укроп һәм салат орлыкларының да импорт икәнен әйттеләр. Менә бу хакыйкать мине “үтерде”, – диде ул.

Илнең орлыкчылык тармагы 1990 еллар кризисыннан соң тулысынча һәлак ителде. Кайбер культура орлыкларының 90 процентын чит илдән кайтаралар икән. Матвиенко ханым Авыл хуҗалыгы министрлыгын чаң сугарга, хөкүмәткә соранып барырга, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Фәннәр академиясе белән көчләрне берләштерергә чакырды. Аның фикере шундый: кичекмәстән үзебезнең орлыкчылык тармагын үстерүнең амбициоз планын эшләргә кирәк.

Бу хакта хөкүмәт җитәкчесе дә белә һәм борчыла икән. Быелның февралендә генә Авыл хуҗалыгы, Икътисади үсеш, Мәгариф министрлыкларына илнең авыл хуҗалыгы үсемлекләре селекциясен һәм орлыкчылык тармагын үстерү буенча хөкүмәткә тәкъдимнәр кертергә әмер биргән. Безнең түрәләр теләсә нинди амбициоз планнар һәм проектлар эшләргә сәләтле инде сәләтлесен. Мул итеп акчасын да сорыйлар, кәгазьгә эшлекле тәкъдимнәр дә тезәләр. Әмма бездә планнарны тормышка ашыру стадиясе аксый: бюджет акчасы максатчан файдаланылмый, эшне башкарырга тиешле төп кешеләрнең хезмәт хакы чыпчык тезеннән генә булып чыга.

Зур түрәләр кырда тәҗрибә үткәреп, җилдә җилләп, яңгырларда чыланып, кояшта кызып йөрмиләр шул. Кечкенә генә хезмәт хакына яхшы белгечләр җәлеп итеп булмый. Эшне кулга тотып эшләрдәй кешеләр яхшырак хезмәт урыны эзли. Менә шуңа күрә хөкүмәт подвалында яхшы планнар белән тау-тау кәгазьләр өелә, ләкин йөк урыныннан кузгалмый. Импортны алыштырабыз, дип 2014 елда ук ду купкан идек бит инде, ә стратегик тармакларда да чит илләргә бәйлелек югары дәрәҗәдә. Тракторлар белән алма таптаудан башка зур уңышларга ирешә алмадык.

Чит ил орлыгы бик кызык бит инде ул. Быел алып утыртасың, уңышны орлыкка салып булмый, чөнки сыйфатын югалта. Яңадан учны сузып чикнең теге ягына чыгарга туры килә.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү