“Үзгәреш җиле – 4”: Нью-Йорк алдыннан зур репетиция хикмәтләре

Өч сезонны җыеп, иң яхшы номерларны күрсәтү. “Үзгәреш җиле” фестиваленең эчтәлеге быел әнә шундый. Нәтиҗәдә тамашачы өч сәгатькә сузылган концертта 16 артист башкаруында 32 җыр тыңлады.

Тамашачы башлыча чакыру билеты белән килгән, чуар. Депутатлардан алып, җырчы, музыкант, композитор, гади халыкка кадәр. Тамаша кылган сәнгать әһелләре исә – шушы тамашага кагылышы булган шәхесләр. Эстрада җырчылары юк диярлек. Һәрхәлдә, алдагы елларда кызыксыну күбрәк иде.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Резеда Галимова фестивальнең берсен дә калдырмыйча йөри. Аның фикеренчә, бу программа Америкага алып бару өчен махсус шулай төзелгән:

– Фестиваль беренчесеннән үк үзенә джаз юнәлешен сайлады, хәзер инде ул аннан беркая да тайпыла алмый. Бу исә – әллә ни үсешкә өметләнеп булмый дигән сүз. Нинди генә әсәрне алсаң да, ул джаз стиленә яраклаштырылачак. Нәтиҗәдә дүртенче сезон бернинди яңалык алып килмәде. Тамашачы, җырлар кабатланды, дип уфтанды хәтта. Чыннан да, ниндидер яңалыкка өметләнеп килдек бит. Шул ук вакытта җырчы буларак, оештыручыларның бу алымын аңлыйм да. Аларның әле бу программа белән Нью-Йоркның Карнеги-холлында чыгыш ясыйсы. Элеккеге материалны башкару күпкә җиңелрәк. Тамашачыга исә 16 артист чыгышын карау авыррак булды. Бездә бит чит илдәге кебек музыка культурасы юк. Чит илдә тамашачы билгеле бер юнәлештәге концертларга йөрсә, бездә барысын да карарга тырышалар, бигрәк тә бушка булса… Әзерлексез тамашачыга мондый күләмне үзләштерү авыррак, билгеле. Эчтәлеккә килгәндә, башкаручыларның, музыкантларның эшкә җаваплы килүләренә, җиренә җиткереп әзерләнүләренә сокландым. Чыгышларда бәйләнерлек бер генә урын да юк. Ходай күпме талант биргән, шуны күрсәтергә тырыштылар.

Репертуар җәһәтеннән, Резеда Галимова кагылырга ярамый торган җырлар бар, аларга тимәскә иде, дигән фикердә. Мондый әсәрләргә ул “Олы юлның тузаны” җырын кертә. Һаман да шул бер җырларны башкару да тамашачыны биздерә.  Ә бит халык җырлары, ретро әсәрләр арасында да онытыла язганнары, башкарылмаганнары бар. “Үзгәреш җиле”ндә исә бер үк композиторларның әсәрләре яңгырый.

Дүрт ел дәвамында уңышлы номерлар булды. Яшьләр Илнар Мирановның “Зәңгәр томан” (Резедә Әхиярова музыкасы, Ренат Харис сүзләре) җырын яратып кабул итте. Заманында Ренат Харис ир-ат башкаруында бу җыр күпкә отышлырак дигән фикерен әйткән иде. “Jukebox trio” төркеме башкаруында “Ком бураны” залны җанландырды. Ә менә Сара Садыйкованың “Көтәм сине” җыры Илүсә Хуҗина башкаруында отышлы иде, Гөлнора Гатинаны кабул итеп булмады.

Концертта  Германиядә яшәүче милләттәшебез, музыкант Айдар Гайнуллин да катнашты. Оркестрга милли моң өстәдем, ди ул үзенең партиясе турында. Килешми мөмкин түгел. Оркестр дигәннән, проектның музыкаль җитәкчесе Вадим Эйленкриг фестиваль музыкантлары арасында Америка, Дагыстан, Нидерланд илләре солистлары булуын әйтте. Дүрт ел эчендә 100 композициягә аранжировка ясалуы һәм  бу чараның тарихи вакыйга булуын белдерде. “Безгә татар эстрадасын рус эстрадасы дәрәҗәсенә күтәрү бурычы куелды. Бу – түбәнсетү. Без татар эстрадасын дөнья дәрәҗәсенә җиткердек”, – диде ул чыгышын тәмамлап.

Концертны Равил Шәрәфи белән Марина Ясельская алып барды. Җырчылар, чыгышлары алдыннан, экранда үзләре башкарачак җырның эчтәлеге турында татар телендә аңлатма бирделәр. Чыгыш барышында җыр текстының русча тәрҗемәсе дә күренде.

Музыкант, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов мондый фестиваль кирәк, аның белән халык зәвыгы күтәрелер иде, ди. Шулай булсын инде ул. Опера театрына килгән тамашачының  ишек төбендә пакет кыштырдатып ашап торуын, тамаша вакытында тавышлануын кабул итү авыррак. Ә “…җил”гә  килгәндә… Җыр сәнгате табигыйлекне ярата, читтән белгечләр чакырып, пробиркада махсус үстереп булмый аны. 17 гыйнварда әлеге программа Нью-Йоркның Карнеги-холл концерт залында күрсәтеләчәк.  Театрларларда яңа сезон ачылуга багышланган брифингта Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чит илләрдә яшәүче милләттәшләрне мондый чараларга битарафлыкта  гаепләве дә истә. Милләттәшләребез күтәреп алырмы “Үзгәреш җиле”н, битараф калырлармы – вакыт күрсәтер.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү