Әбиләргә бәби кирәкме?

Әти-әниләрнең баласына вакыты җитми. Замана проблемалары турында сөйләшкәндә, мондый фикер еш ишетелә. Элек әби-бабайлар ярдәм иткән, хәзер алар да дөнья куа. Ә вакыты булганнар оныкларын тыңлата аламы?

Үзебез өчен яшик әле, спектакль, концертларга йөрик, оныкларны балалар үзләре карасын. Әнә шулай заманча фикер йөрткән әби-бабайлар аз түгел хәзер. Казанда яшәүче Елена Җиһаншина алай уйламый. Бердәнбер улының биш баласын карарга булыша ул. Оныклар хакына ул, хәтта эшен ташлап, башка шәһәрдән күченеп килергә мәҗбүр булган. Ишегалдында бала арбасы этеп барган, янында тагын өч кыз бөтерелгән Еленага күршеләре, ничек барысына да җитешә, дип шакката. Әминәгә – 11, Софияга – 6, Мәрьямгә – 3, Сарага – 1 яшь. Бишенчесе – 13 яшьлек Самира КАИ каршындагы лицейда белем ала, атна ахырында гына өенә кайта.

Кызларның әниләре Лилия, балалар тудыру йортыннан чыгып, бер атна үтүгә, сабыйларын каенанасы кулына ышанып тапшырган. Кызларның тәпи китүләре, кулларына кашык тотулары, теш чыгарулары, ничек итеп яңа шөгыльләргә өйрәнүе турында Елена озак итеп сөйли ала.

– Ник аптырыйсыз, бернинди мәшәкате дә юк, барысына да өлгерәм. 61 яшьтә булсам да, һаман йөгерергә, сикерергә кирәк дип уйлыйм әле мин. Мин булышмасам, улым белән киленем үз бизнесларын ача алмас иде. Кемдер няня яллый, әмма әби-бабай карауга җитми инде. Ирем Әхмәт тә булышкалый, – ди Елена. – Без Украинада яшәдек. Икенче кызлары тугач, улым Казанга чакырып кайтарды. “Әни, сиңа оныклар кадерлеме, әллә эшме?” – диде. Җавапны беләсез инде. Шулай итеп, Казанга күчендек. Аңа кадәр җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләдем. Пенсиягә чыгарга биш ел калган иде әле. Бала карауның бернинди кыенлыгы да юк. Киресенчә, оныкларым белән ял итәм. Алар үзләренә кайтып китсә, күңелсезләнә башлыйм, төн буе компьютерда утырам.

Балалар тыныч булганда карарсың да, ә елый башласалар? Ун көнлек бала үз кубызына биетә, имезлек сорый башласа, нишләмәк кирәк? Бала карауның рәтен белгәнгә, бар да көйле генә бара, ди Елена. Килене Лилия күкрәк сөтен савып китә икән. Ә инде дүрт айдан алар ботка ашый башлый. Оныклар әбиләре белән чиратлашып йоклый. Дәү әнинең кулларына кадәр бүлешәләр: уңы – минеке, сулы – синеке. Кызлар арасында Мәрьям – командир. Өч бүлмәле фатир шау-гөр килеп тора. Бер бүлмәдә зурраклар дәрес әзерли. Андый вакытта Елена укытучыга әверелә. Кичке 7дә тхэквондога барасы бар. Анысын да онытырга ярамый. Бер генә көннәре дә буш узмый. Ә җәй җиткәч, биш онык, әби-бабасына ияреп, Украинага юл тота. Анда да чебешләр кебек тезелешеп йөриләр икән.

– Балалар әби-белән бабай янында булгач, әти-әниләреннән бизеп бетмиләрме соң? – дип сорыйм Еленадан.

– Кызлар өчен әниләре үрнәк булып тора. Үзләре дә аңлый. Килен озын күлмәктән, яулыктан йөргәч, оныклар да шуңа охшарга тырыша. Кайберләре яулык япты, намаз укый. Монда аларны үгетлисе дә юк. Кибеткә барсалар да, әниләренең фикерен сорыйлар. Улым белән киленем аларны бакчага, мәктәпкә илтә, барып ала. Алар үз вазифасын башкара, һәрберсен контрольдә тота. Без ярдәм генә итәбез. Кызлар бик акыллы, тәртипле. Ак белән караны аера беләләр, – ди ул.

Елена үзе татарча белмәсә дә, улы Илдар берничә тел белә, дини белем дә алган. Лилия моңа кадәр инглиз теле укыткан. Гаиләдә кызларын татарчага өйрәтергә тырышалар, алар мәктәптә гел “бишле”гә генә укый.

– Ачуланышмыйбыз, без сүзсез аңлашабыз. Әби-бабай белән үскән балалар бөтенләй икенче, алардан җылылык бөркелә, – ди Елена. – Алар тәрбияле, урамда каңгырып йөрми. Олыларны хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Без нинди үрнәк күрсәтәбез, алар шундый булачак.

Оныкларны кем карарга тиеш

Флера Илдарханова, социологик фәннәр докторы:

– Ышанмассыз, әмма бүген әби-бабайларның оныкларга карата игътибары арту сизелә. Алар арасында яңа төр мөгамәлә барлыкка килде. Замана әбиләре оныклар күңелендә ниндидер якты хатирәләр калдырырга тырыша. Истәлек калсын дип, парк, театр, циркка йөртәләр. Кызык, яңа заман хәзер. Әбиләр хәзер белемле, планшетларда утыра. Аңламасалар, оныклар ярдәм итә. Алар өлкәннәрне цифрлы тормышка өйрәтә. Үзем дә кечкенәдән оныгымны үстерергә булыштым. Аңа хәзер – 19 яшь. Дөрес, хәзер әбиләр үзләрен ярата. Бассейнга кайчак 80 яшьлек әбиләр килә. Тик безнең сөйләшер сүзләр – гел балалар, оныклар турында. Социологик тикшерүләр хәтта әби-бабайларның оныкларга һөнәр сайларга булышуын да күрсәтә. Балалар тумый, демография түбәнәйде, диләр. Беркөнне сәүдә үзәгенә барган идек, уен мәйданчыклары балалар белән тулган. Ике-өч бала ияртеп, гаиләләре белән килгәннәр. Әбиләр белән балалар арасында җепләр өзелмәгән, киресенчә, ныгый гына.

Нуршидә Шакирова (няня):

– Кеше баласын караганда, җаваплылык икеләтә арта. Аларның һәр адымы өчен җавап бирергә кирәк. Мин берничә ел игезәк кызларны карарга булыштым. Аларның икенче әниләренә әйләндем. Ашата, эчертә, хәтта бергә ятып йоклый да идем. Коймаклар пешерергә, башка эшләргә өйрәттем. Хәзер институтта укыйлар, һаман да аралашып торабыз, бәйрәмнәргә чакыралар. Гомумән, мин оныкларны әби-бабайдан карату яклы түгел. Алар үз бурычын үтәгән бит инде. Тәрбияләгән, олы тормышка озаткан, калган проблемаларын балалары үзләре хәл итсен. Няня яллыймы, башкасымы – анысы аларның эше. Әти-әниләр үзләре өчен кайчан яшәргә тиеш соң? Лаеклы ял тикмәгә генә бирелми.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү