Әй, Кукмара, Кукмара,  якыная бит ара…

Кукмарада оештырылган “Уку бәйрәме”нә без – газетабыз хезмәткәрләре, шагыйрьләр, артистлар белән бергәләшеп, мәшһүр җырны көйләп, күтәренке күңел белән кайттык. Район чигенә җиткәч, иртән башта физкультура ясап алдык. Кәеф яхшы булырга тиеш, абунәчеләребез көтә бит. Арада газетабызны озак еллардан бирле алдыручылар, төпләмәсен җыеп баручылар да, аңа күптән түгел генә язылучылар да бар.

“Әле ярый килдегез! Өйгә газета килеп тору – үзе бер күчтәнәч. Ә аны чыгаручылар белән очрашуны ничек бәхет димисең?” – дип каршы алды безне район үзәк китапханәсенә җыелган халык.

Очрашуга “Ватаным Татарстан” газетасының тугры дуслары да чакырылган иде. Әнә, Равзалия һәм Илсур Гариповлар парлашып ук килгән, безне бергәләшеп укыйлар икән. Өйләнешкәч алдыра башлаганнар, инде бергә яши башлауларына – 45 ел. Газета мәхәббәт кебек кадерле, димәк.

– “Ватаным Татарстан” безнең өйдә кунак кебек ул! Башта ирем укый, аннан соң гына миңа эләгә. Илсур хәтта газетаның телефон номерларына, адресларына кадәр яттан белә, – ди Равзалия апа. Илсур абый бигрәк тә тарих, сәясәт турында укырга яратам, ди. Бүләкнең берсе газетаны озак еллардан бирле алдыручы Зур Сәрдек авылында яшәүче Рәмзия Хөсәеновага эләкте. Ә менә 82 яшьлек Равилә апа Каюмова очрашуга килә алмаган, кызына кунакка киткән. Ул газетаны укып кына калмый, киштәдә кадерләп саклый да икән. Бу хакта хат ташучы Гөлсирин Гатинадан сораштык.

– Мин әле 12 ел гына хат ташыйм. Әгәр институтта укыган бер студент, инша язар өчен “Ватаным Татарстан”ның күптәнге бер саны кирәк димәсә, Равилә апаның хикмәтен белми дә калган булыр идем. Газетаны төпләп бару нигә кирәк икән, дип тә уйлап куям. Шаккатым, әкият кебек бит бу. Ул үзе хисапчы булып эшләгән, ире ике ел элек вафат булды. Әле Кизнерьдагы кызына киткән иде. Мине урамга чыгып ук каршы ала, газетаны бик ярата, – ди ул.

Очрашуга килүчеләр арасында чеметтерә торган сораулар бирүчеләр дә булды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан китап нәшрияты мәхәррире Галимҗан Гыйльмановтан, әсәрләрдә дөреслек югалды, тәнкыйть булмавын сизәсезме, дип сорады бер абзый. Язучы үзе дә моның белән килеште.

– Бүген тәнкыйть чын түгел, үз бурычын үзгәртте: йә ул мактауга корылган, йә ул, киресенчә, махсус чеметергә дип эшләнгән. Чын аналитика бик сирәк. Яшьләр арасында тәнкыйтьчеләр юк, алар бу жанр белән кызыксынмый. Килешәм, тәнкыйть кирәк, – диде Галимҗан әфәнде. Язучы аларга шигырьләр укыды, беренче татар китабы, әдәбияты турында сөйләде.

Татарстанның халык артисты, Камал театры актеры Әсхәт Хисмәт һәм аның улы танылган баянчы Булат уку бәйрәмен җыр-моңга күмде. Өздереп гармун уйнаган Булаттан, сиңа бер концертка күпме түлиләр, дип сораучы да булды. Тик Булат кына серне чишмәде. Шигырь, моң, әдәбиятны яраткан кукмаралылар газетада басылган язмаларга карата үз фикерен белдерде. Болар – юллар, кечкенә авыллар язмышы, балалар тәрбиясе, тел мәсьәләсе турында чыккан язмалар. Шулай ук газетабызда яңа игълан ителгән “Авыл бәйгесе” дә күпләрдә кызыксыну уяткан. Анда катнашырга  җыенучылар да бар.

Бүләккә — бүләк белән. Бу көннәрдә газетабызның мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Кукмара районы хакимияте башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина аңа “Район алдындагы казанышлар өчен” медален тапшырды.

– Бу очрашуны көтеп алдык. Туган якка кайту һәрвакыт куанычлы, мин гомер буе тырыш, алдынгы Кукмара төбәге кешесе булуым белән горурланып яшим, – диде хезмәттәшебез. – Татарның төп газетасы – “Ватаным Татарстан”ның 100 еллык тарихы бар. Без имеш-мимешләргә юл куймыйбыз, халкыбызның гореф-гадәтләрен җиткерүне максатыбыз.

Очрашу Әсән-Елга авылының әле күптән түгел генә яңартылган китапханәсендә дәвам итте. Очрашуга килүчеләрнең күбесе – ак яулыклы апалар. Әсхәт абый, Әниләр көненә багышлап, “Әниемнең ак чәчләре” дигән җыр башкарды.

– Әнигә рәхмәт, күлмәк үтүкләргә, идән юарга, табын әзерләргә – барысына да өйрәтте. Тозлы булса, ник тозлы, булмаса, ник тозсыз, дип сүгә иде, – дип мәрхүм әнисен искә алды.

Әсхәт Хисмәт әйтүенчә, һәр кешенең үз туган ягы матур, аңа үз Әлкие кадерле. “43 ел театрда эшләү дәверендә кайда гына булмадым. Юлы бик үк шәп, клубы болай ук яхшы булмаса да, үземнеке якын. Сезнең Кукмара турында җыр язган композитор Мәсгут Имашев мине театр сәнгатенә алып килде. Сезнең яклар әйбәт, поезд узып тора”, – дип “Кукмара”ны да җырлады.

Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәрт Нәфыйков белдергәнчә, авыл кешесе газета-журнал укудан бизмәгән. Хат ташучының сумкасы тулып тора, барысын да вакытында тарата.

– Халык телевизор караудан читләште, газета укыйлар, кич урамга чыгалар. Бөтен әби-апа – урамда. Кичен китапханәгә кереп китап укыйлар. Урамнарда якты, иртән ут булмаса булмасын, тик утлар төнге 12гә кадәр янып торсын, диләр. Кешеләргә рухи азык, яктылык кадерле, – ди ул.

Очрашудан соң, халыкның күңеле кузгалып китте. Газетагызны өйгә яздырып, рәхәтләнеп укырбыз, спектакль белән килегез, дип озатып калды безне Әсән-Елга халкы. Рәхәт сүз кемгә ошамый соң? Килербез, дидек.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү