“Җәннәт” серләре

Нехамашифаханәсендә ял итү бәхете капылт килеп чыкты. Ашык-пошык әзерләнеп,  иң кирәк әйберләрне онытып, кулга ни эләксә, шуны тутырып,  чыгып та киттек.

Шифаханәнең  иң матур җире үрдәкләр белән тулы түгәрәк күл. Табигать балалары кешеләргә өйрәнгән, ипи валчыклары белән әйдәп барсаң, ашханәгә дә керергә ризалар. Күлнең хуҗасыозын муенлы аккош. Ул үзен патшабикә итеп тота, ашарга сорап интектергән үрдәкләр дәрәҗәсенә төшми. Аның ялгызына бик моңсудыр дип, янына аккошлар төшереп караганнар, тик ул аларның берсен дә якын китермәгән.

Тамак туйгач, бераз дәва алгач, рухи азык турында кайгырта башлыйсың.  Рәсми китапханәләре, шул шөгыльне башкаручы махсус  кешесе булмаса да, бер диварга тезелеп куелган шүрлекләрендә шактый китап тупланган икән. Рус телендәге бу китапларның берничәсен  бүлмәбезгә алып кайтып караштырып та алдым.  Китап шүрлегенең икенче өлешенә күчсәм, анда бер бүлек тулысынча яһүдиләр  диненең бар догаларын туплаган “Тегилат Гашем” дигән китапка  тап булдым. Инде килеп, Коръән, һич югында “Ногмани тәфсире” булырга тиеш дип, янә  китапханәне иңли, тикшерә башладым. Ял итүчеләр  арасында дингә басканнар да шактый иде. Җомга намазын оештырып йөрүче дә табылды. Мәгәр соңгы бүлектә дә Коръәншәрифләрен түгел, татарча (тәрҗемә булса да) бер китап та тапмадым. Кайнап чыгып, Татарстанда түгелме әллә мин дип, үҗәтләнеп, янәдән һәм янәдән китап шүрлекләрен актардым.

Шунда бөтен санаторийны күз алдыма китерәм: тукта әле, иптәш Галиуллин, син әз-мәз укыган кеше,  әйтче, керү капкасыннан алып чыгу юлына чаклы бөтен “Җәннәт”тә берәр татарча язылган җөмлә, сүз, һич югы хәреф күзеңә чагылдымы?Юк!  Вакытлы матбугаттан “Республика Татарстан”нан башка берәр гәҗит-журнал күрдеңме? Тагын юк! Ә бит җитәкчелек, табиблар барысы да диярлек  татарлар, барысы да Тукай телен әйбәт сукалаган милләт балалары.   Ял итүчеләрнең дә 80, хәтта 90 проценты – татарлар.

Без, каләм ияләре – тынгысыз халык, Туфан Миңнуллинның:Язучылар һава торышын үзгәртә алмасалар да, аны  бозарга мөмкиннәр”, дигән  гыйбарәсен искә төшереп, җәмәгатьчелек татар телен, миллилегебезне саклап калу  өчен  җан атып көрәшеп ятканда, сез аны оныттырырга тырышып яшисез, күз алдыннан алып атасыз, дип үзебезчәшаулап та алдык. Ахыр чиктә, үзебез иҗат кичәсе уздырырга булдык. Очрашу белән кызыксынучылар без уйлаганнан күбрәк булды. Ял итүчеләр янәшәсендә шифаханә хезмәткәрләре дә бар иде. Мин үземнең  чыгышымда  болайрак дидем:Китап киштәләрендә татар язучыларының бер әсәрен дә тапмагач, сезнең каршыга үзебез чыгарга булдык. Шулай да мин үземне болай юатам. Татар халкы дөнья харитәсендә белемле, китап укырга яратучы буларак танылган милләт. Сезнең ачык  китапханәгездә дә заманында татар язучылары  әсәрләре күп булып, аларны өйләренә алып китеп,  хәзер кадерле башларын йомшак мендәргә куепукып  ятуларына ышанам.   Икенче кичне  сәхнәне Кариев театрының яшь артистлары   бизәде. Берничә көннән соң Язучылар берлегеннән алып килгән татарча басмалар да (әлбәттә, күп түгел) китап киштәләренә кереп оялады.

Кыскасы, бөтен уңайлыклар булдырылган, заманча җиһазлы, төрледән-төрле дәвалау мөмкинлекләре белән җәлеп иткән шифаханәнең хуҗасына, башка милләт кешесе булса да, җирле халыкның рухи ихтыяҗлары, теле, әдәбияты, дине турында да бераз кайгыртасы иде дибез. ЯгъниНехама” тернәкләндерү үзәгенең Татарстанның ямьле бер почмагын биләве җаваплылык хисен дә оныттырмасын дип әйтәсе килә.

Тәaлгат Галиуллин,

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премия иясе


Фикер өстәү