Җанатарлар аркасында «Рубин» клубы 25 мең сум штраф түләячәк

Җанатарларның баннеры өчен Казанның «Рубин» клубына 25 мең сум штраф салганнар. Бу хакта Россия футбол берлегенең Контроль-дисциплина комитеты башлыгы Артур Григорьянц сүзләренә сылтама белән «Спорт-Экспресс» хәбәр итә.

Россия футбол берлегенең Контроль-дисциплина комитеты «Фанат- җинаятьче түгел» баннеры өчен штраф салган. «Рубин» җанатарлары бу баннерны «Фишт» стадионында элеп калдырган.

«Фишт» стадионында «Рубин» белән «Сочи» матчы 1:1 исәбе белән тәмамланды.


Фикер өстәү