«Җитәкчеләр бөтен социаль челтәрләрдә теркәлердә тиеш»

Бүген Казанның IT паркында Tat.Digital 2.0 конференциясе узды. Биредә Мәскәү, Санкт-Петербугтан килгән төрле белгечләр социаль челтәрләрдәге трендлар, алар белән ничек файдаланырга кирәклеге хакында сөйләде.

Аеруча Хөкүмәт җитәкчеләренең социаль челтәрләрдә теркәлүе, аларны халыкка ошарлык итеп, халыкны җәлеп итәрлек итеп алып бару турында сөйләделәр. Хәзерге вакытта Татарстанда Одноклассники, Вконтакте һәм Инстаграм челтәрләре кулланыла икән. Шуңа күрә үзен хөрмәт иткән һәр җитәкче алар платформасында үз битен булдырырга тиеш.

Вконтакте белән кулланучыларның коммуникацияләрен җитәкләүче Павел Астахов фикеренчә җитәкчеләрнең барысы да социаль челтәрләрдә теркәлергә тиеш. Алай гына да түгел, алар инстаграм, Вконтактедагы аккаунтларын шәхсән үзләре алып барырга тиеш икән. Павел фикеренчә, алар шул рәвешле халыкка якыная һәм аларның проблемаларын тоеп хәл итәргә ярдәм итә ала.  Спикер фикеренчә әлеге шәхси аккаунтлар ачык, һәм чын күңелдән алып барылырга да тиеш: «Бүген клуб ачтык, бүген ниндидер җитәкче белән очраштык» стилендәге аккаунтлар ышаныч уятмый. Җитәкчеләр үзләрен кызыксындырган темаларга язып, төрле хоббилары белән дә бүлешергә тиешләр».

Agenda Mediaның вәкиле Олег Бармин исә социаль челтәрләрдә теркәлмәгән Хөкүмәт җитәкчеләре халык өчен «юк» белән тиң: «Әгәр дә ул социаль челтәрләрдә юк икән димәк ул гомумән юк» дип бәяләде ул. Олег шулай ук социаль челтәрләрдә видеоформат көннән көн популярлашуын да яшерми. «Берничә ел элек күләмле, сәгатьләргә сузылган видеоматериаллар куйсак, хәзер бар фикерне 1-2 минутка сыйдырырга кирәк», ди ул.

Хөкүмәтендә киңәшче, стратегик коммуникацияләр буенча консультант Кермен Манджиева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Instagram социаль челтәрендәге аккаунтын да бәяләде.

«Мин Рөстәм Миңнехановның Instagram битен карыйм. Ул үз аккаунтын бик профессиональ алып бара, анда шәхси, дәүләт, социаль хәбәрләр дә җитәрлек. Бу яхшы, дөрес микс», — диде  ул.

Кермен Манджиева шулай ук дәүләт хезмәткәрләренә халык белән хезмәттәшлек итәргә кирәк, ә хәзерге заманда моны социаль челтәрләрдә моны эшләү уңайлырак, диде.


Фикер өстәү