Әгерҗе кызы рус әдәбиятыннан район олимпиадасында йөз балл җыйган

Әгерҗенең 3нче мәктәп укучысы Сабина Кухарчук рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының район турында 100 баллны җыйган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Укытучы өчен укучыларының җиңүләре яхшы бүләк. Андый укучыларыбыз, аларны шундый җиңүләргә китергән укытучыларыбыз белән горурланабыз», — диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина һәм Сабинага алдагы олимпиадаларда да җиңүләр теләп Мактау грамотасы тапшырды.

Ә Сабина үзенең чыгышында укытучыларга булган рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Әгерҗе хәбәрләре»

Фикер өстәү