Өй түренә кайсы чыршыны куярга?

Әлегә кибетләрдә аның ясалмасын гына саталар. Чын чыршылар Казанда 18 урында сатылачак. Районда яшәүчеләргә исә урманчылыклардан  барып алырга мөмкин. Әмма урманчылар ясалма чыршы сайларга киңәш итә.

–  Бу очракта табигатькә зыян салынмый, – ди Шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев әлеге җәһәттән. – Чын чыршы куясыгыз килсә, махсус питомникларда үстерелгәнен генә алырга кирәк.

Районнарда  бәйрәмгә махсус чыршылар киселми, ди Илнур Кәшәфиев. Килеп сатучылардан алалар. Гомумән, республикада сатыла торган чыршыларның 90 проценты чит төбәкләрдән кертелә. Аеруча Киров өлкәсеннән килүчеләр күп.  Хәер, районда яшәүчеләрнең бик азы гына чын чыршыга кызыга икән. Балык Бистәсе районының “Кызыл Йолдыз” урманчылыгы җитәкчесе Нияз Таҗмиев шулай ди.

– Без аукционда катнаштык. Урмандагы 150 чыршыны сатарга рөхсәтебез бар. Әмма ихтыяҗ булса гына  кисәчәкбез. Бер метрлы чыршының бәясе – 200 сум. Әмма алучылар да, алыпсатарлар да безнекенә кызыкмый. Читкә барып алып кайталар. Белүемчә, анда бер метрлы чыршылар 45–50 сум тора, – ди ул.

Казан питомнигында үскәннәре кыйммәтрәк. 1–2 метрлы чыршы – 500, 2–3 метрлысы – 900 сум. Зәңгәр чыршының  1 метрлысы өчен – 1200,  ике метрлысына 1400 сум түләргә кирәк булачак. Урманнан кайткан чыршыларда бөҗәкләр булырга мөмкин. Әмма алар куркыныч түгел, ди урманчылар. Шулай да чыршыны киендерергә ашыкканчы, 3–4 сәгать ваннада тотарга, кортлары коелып беткәч кенә, бүлмәгә кертергә киңәш итәләр.

Чыршының ылыслары тиз коела.  Фатирда 8 көнгә якын тора ала.  Наратныкы исә озаграк саклана: 12 көнгә якын шатландырырга мөмкин. Әмма бер ягы бар: аның сумаласы күп.

 

Чыршы озак торсын өчен

– Җылылык приборларыннан ераграк куярга.

– Вакытында су сибәргә.

– Суга бер кашык шикәр комы һәм бер төймә аспирин даруы салырга.

Яңа елда чыршы нәфислеген югалтмасын өчен, аны сатып алгач, берничә көн салкын балконда тотарга да мөмкин.

 Ясалма чыршыны ничек сайларга?

Аны да игътибар белән, яхшылап карап алырга кирәк. Әгәр энәләре коела торган булса, борынга начар исе бәрелсә, анысын алмагыз. Товарның сертификатына күз салырга онытмагыз.

 Бу кызык!

Яңа елга чыршы бизәү гадәте VIII гасырда Германиядә башлана. Россиягә Яңа ел традициясе 1700 ел алдыннан, Петр I патшалык иткән чорда килә. Патша вакытны Христос туган көннән, ягъни 1 гыйнвардан исәпли башлауга күчү һәм Яңа елны 1 гыйнварда (ә аңа кадәр 1 сентябрьдә булган) каршылау турында әмер чыгара. Ул шулай ук бу көнне өйләрне, капкаларны чыршы һәм нарат ботаклары белән бизәргә боерган. Беренче Раштуа чыршысын исә ХIХ гасырның 40 нчы елларында Санкт-Петербургта яшәүче немецлар бизәгән. Ә гасыр азагында  инде һәр рус кешесе өендә Раштуага чыршы куя башлаган. 1926 елда эшче-крестьяннар власте, буржуй традициясе дип, чыршы кую гадәтен туктаталалар. Әмма ул 1938 елда кире кайта. Бу елны Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында 15 метр биеклектәге бизәлгән зур чыршы урнаштырыла. Шуннан бирле бу бәйрәм һәр гаиләдә дәвам итә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү