1 гыйнварда савыт-саба юарга ярамый!

Байлыкны «юып» төшерерсез! Яңа елда бай, иркен яшәү өчен нинди үзенчәлекләргә игътибар итәргә? Астрологларның киңәшләренә күз салырга тәкъдим итә, «Кызыл таң» газетасы. 

1. Яңа елны гаиләгез, яисә якын туганнарыгыз белән каршы алыгыз.

2. Өстәл өстендәге япма ак төстә булсын, уңыш килер.

3. Гаиләгезне тагын да берләштерәсегез килсә, табын өстәленең аякларын җеп белән бер-берсенә бәйләгез.

4. 1 гыйнварда савыт-саба юмагыз, юкса байлыкны «юып» төшерерсез.

5. Өстәлдә ватык, чатнаган савыт-саба булмасын. Ватык савыт ел символын куркытачак.

6. Ел буена бай яшисегез киләме, өстәлегез ризыктан сыгылып торсын. Күсе ризык күп булган җирне ярата.


Фикер өстәү