Чүпрәле районында яңа завод ачтылар

29 ноябрьдә Чүпрәле районында Икмәк пешерү заводын ачтылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Ягудин, эшмәкәрләр, район халкы катнашты.

Билгеле булганча, районда элек елларда гөрләп торган икмәк заводы 2014 елда эшләвеннән туктады. Завод ябылганнан соң икмәк продукциясе күрше районнардан, шулай ук Чувашстаннан һәм Ульяновсктан кертелә башлады.

Узган елның ноябрендә «Фламинго» ҖЧҖ директоры Альфред Низамов әлеге тузган, ташландык икмәк заводын яңарту белән шөгыльләнә башлады. Предприятие үсешенә 5 млн сумга якын акча тотылган. Хәзерге вакытта биредә заманча югары технологияле җиһазлар урнаштырылган, ә иң мөһиме эш урыннары булдырылган.

Әлегә икмәк продукциясенең берничә төре генә пешерелә, әмма киләчәктә ассортиментны киңәйтү планлаштырыла.

Тантаналы ачылыштан соң, кунаклар предприятиенең җитештерү цехларын карады, яңа пешкән ипидән авыз итте.


Фикер өстәү