Йолдызнамә | 2 – 8 декабрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Тирәгездәгеләрнең кимчелекләрен күрмәмешкә тырышыгыз: шулай әйбәтрәк булачак. Ни өчен икәне дә бик тиз аңлашылачак.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эш урынында ялтырап китү өчен мөмкинлекләр чыгып кына торачак. Тик менә хезмәттәшләрегез белән аңлашылмаучанлык килеп чыгу гына кәефне кырырга мөмкин. Көнләшү аркасында…

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Берникадәр вакыт элек үзара аралашуны туктаткан берәүгә шалтыратып алсагыз, беркемгә дә зыяны булмас. Сездән шуны көтә ул!

Кысла (22.06 – 22.07) Язмышыгыз үзегезгә әзерләп куйган киеренкерәк чор. Аны җиңел генә уздырып җибәрү өчен күңелегездә тынычлык саклап кала алсагыз, барысы да әйбәт булачак.

Арыслан (23.07 – 23.08) Үзегезгә ошамаган кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Энергиягезне юкка сарыф итү генә булачак бу. Сезгә хәзер аны исраф итү түгел, ә ничек тә күбрәк җыярга тырышу кирәк.

Кыз (24.08 – 22.09) Гаиләгезгә ямь өстәп җибәрердәй вакыйга көтелә. Якын дусларыгыз да шәп кенә яңалыклар белән үзегезне сөендерергә тора.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Шатлык-сөенечләргә бик бай чор. Балаларыгызның күңелле хәбәрләре күңелегезгә сары май булып ятар. Акчасызлык мәсьәләсе дә, ниһаять, хәл ителер.

Чаян (24.10 – 22.11) Кайбер уңышсызлыкларга юлыгу куркынычы юк түгел. Шулай була калса, куркуга сабышу түгел, ә аның сәбәбен табу кирәк. Табачаксыз да сез аны!

Укчы (23.11 – 21.12) Эштә шактый ук катлаулы мәсьәләләрнең очына чыгып, җитәкчегездән мактау сүзләре ишетерсез. Гаиләдә исә – бераз гына торгынлык. Хисләрне яңартып җибәрү турында уйланырга кирәк, дип киңәш итә йолдызлар.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу атнада дулкынлану өчен байтак кына сәбәпләр чыгар. Иң мөһиме – кызып китеп, ялгышлык эшләп ташламаска!

Сукояр (21.01 – 19.02) Сәләтегезне күрсәтү өчен тыйнаклык, оялчанлыкны онытып торыгыз: һич үкенмәячәксез! Искитмәле уңышларның нигезенә әйләнергә мөмкин бу.

Балык (20.02 – 20.03) Эшегез канәгатьләндермиме? Шулай икән, яңасын эзләү өчен моннан да шәбрәк вакыт юк. Тик юк-бар тәкъдимнәргә генә саграк карагыз.


Фикер өстәү