Россия пластик савыт-сабаны тыюдан баш тартты

 Россия Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында пластик стаканнар, тәлинкәләр куллану һәм җитештерүне тыярга уйламыйлар. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Экология һәм табигый байлыклар министры Дмитрий Кобылкин Россия моңа болай да килер, ә артык тыюлар белән хәлне генә начарайтырга мөмкинбез дип саный.

«Җитештерүне туктатырга һәм бер үк вакытта пластик савыт-сабаны куллануны тыярга уйламыйбыз. Без моның ике яклы таяк булуын яхшы аңлыйбыз. Карарның икенче ягында пластик савыт-саба җитештерү, салымнар, эш урыннары тора. Без моңа эволюцион юл белән киләчәкбез. Бүген чикләүләр һәм тәкъдимнәр турында сөйләшәбез», — дип белдерде ул «Российская газета»га биргән интервьюсында.

Россиядә пластик савыт-саба һәм пластик пакетлар тыю турында берничә тапкыр өндәмәләр яңгырады. Мондый инициативалар белән экологлар һәм активистлар гына түгел, ә Роспотребнадзор да чыгыш ясады.


Фикер өстәү