Яшел Үзәндә яңа үзәк ачылачак

Тиздән Яшел Үзән шәһәрендә яшьләр үзәге булачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район җитәкчесе сүзләренчә, биредә булган түгәрәкләр һәм секцияләр, шулай ук, ял итү берләшмәләре сакланырга тиеш.

«Яшьләр үзәге ачылганнан соң, балалар түгәрәкләренең эшчәлеген туктатырга теләүләре турында мәгълүмат ишетелде. Бирегә йөргән һәр бала алга таба да шөгыльләнәчәк. Алар — безнең балалар һәм алар өчен һәрьяклап үсеш шартлар тудырырга тиеш. Шуңа күрә без конструктив чишелеш табачакбыз», — диде Михаил Афанасьев.

Предприятиеләрне карау кысаларында республика баланс комиссиясе Серго исемендәге заводта булды. Район җитәкчелегенә һәм комиссия әгъзаларына, шул исәптән, медицина әһәмиятендәге суыткычлар да тәкъдим ителде.

Предприятиеләр исемлегенең иң тәмлесе — Яшел Үзән икмәк комбинаты. Комиссия әгъзаларына тортларның һәм пирожныйларның ничек эшләнүен карады, шулай ук аларның кайберләрен авыз да итте.


Фикер өстәү