Кимесә дә, бетмәгән

Быел Татарстанда ВИЧ-инфекция таралу очраклары якынча 9 процентка кимегән. Россия күләмендә чагыштырганда, республикада бу  күрсәткеч ике мәртәбә кимрәк. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан узган матбугат очрашуында шундый саннар китерделәр.

Кимесә дә, бетмәгән

“СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәшү үзәге” баш табибы урынбасары Фирая Нәгыймова сүзләренчә, ВИЧ-инфекция, СПИД кебек авырулар күптәннән сәламәтлек саклау өлкәсе бәласе булып кына саналмый инде. Соңгы елларда авыруларга медицина ярдәмен күрсәтүне ике тапкыр арттыруга ирешкәннәр, аларның 71 проценты дәвалану уза.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова хәбәр иткәнчә, Россиядә бер миллионнан артык кеше ВИЧ-инфекция авыруы белән яши.

– Россия күләмендә алсак, үсмерләр һәм яшьләр арасында ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны 0,8 процентка, 20-30 яшьлекләр арасында – 20 процентка кимеде, ә менә 60-70 яшьтән олыраклар арасында ВИЧ йоктыручылар саны артты, – диде ул. – Татарстанда исә 24 меңнән артык ВИЧ-инфекция таралу очрагы теркәлгән. Әлеге чирдән 6 меңнән артык кеше үлде. Диспансер учетта торучылар саны 14 меңнән артык исәпләнә. Быел гына республикада авыруның 800дән артык яңа очрагы теркәлде. ВИЧ-инфекция чире таралу очраклары Татарстанның барлык районнарында да бар. Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск һәм Кама Тагы районнарында авыручылар саны буенча күрсәткечләр артып та киткән.

Матбугат очрашуында билгеле булганча, ВИЧ-инфекция эләктерүчеләрнең өчтән бере – хатын-кызлар. 70 процент очракта бу югары белеме булган, эшләүче гүзәл затлар икән. Әмма әлеге чир белән дә гаилә корып, бала алып кайту бәхетенә ирешергә мөмкин. Быел ВИЧ-инфекцияле 180 хатын-кыз бәби таба алган. Ике балага тумыштан әниләреннән ВИЧ-инфекция йоккан.

Сакланганны саклармын

Чир кешегә йогып та, аның билгеләре озак вакыт үзен сиздерим. Шул рәвешле кеше авыруы хакында белми. ВИЧ-инфекцияне бары тик лаборатор тест кына ачыклый ала. ВИЧ белән авыруның төп сәбәпләре дә шул ук кала: саклану чараларын күрмичә җенси якынлык кылу һәм наркотик матдәләр куллану. 30–59 яшьлек ир-атлар әлеге авыруны нәкъ тә җенси юл белән йоктыра.

Саклану чаралары турында истән чыгармаска иде. Иң мөһиме – иртә һәм никахсыз җенси мөнәсәбәтләрне булдырмау, очраклы җенси якынлык вакытында саклану чараларын куллану, өйләнешү, балага узу алдыннан ВИЧ  инфекциясенә тест ясату, колакны тиштерү, татуировка ясату кебек эшләрне махсус медицина оешмаларында гына ясату, бары тик үзеңнең шәхси гигиена әйберләрен куллану (кырынгыч, кайчы һ.б.), наркотик матдәләр кулланмау.

 

САН

  • Хәзерге вакытта дөньяда ВИЧ инфекцияле, СПИДтан интегүчеләр саны 38 миллионнан артык исәпләнә. Көн саен ВИЧ-инфекцияне 7 меңгә якын кеше эләктерә, шуларның 1 меңе – балалар. Үлүчеләр саны – 4,5 мең кеше.

 

  • Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән рәсми мәгълүматларга караганда, 2019 елда беренче тапкыр ВИЧ-инфекция белән авыруның яңа очраклары кимегән. Гыйнвар – октябрь аралыгында андыйларның саны 65,8 меңгә җиткән иде. Бу исә узган ел белән чагыштырганда 8 процентка түбәнрәк.

 

  • ВИЧ-инфекция иң киң таралган төбәкләр булып Свердловск, Кемерово, Ленинград, Иркутск өлкәләре санала.

Чулпан Гарифуллина 


Фикер өстәү