Әлфия балаларга якыная

Татарның моң патшабикәсе Әлфия Авзалова истәлегенә Актаныш гимназиясендә интерактив музей ачылды. Ул гадәти түгел. Биредә Әлфия Авзаловага кушылып җырлап, ул йөргән юллардан узып, аның тормышы белән яшәп була.

– Әлфия Авзалова музее ачылган гимназиядә районның гына түгел, Татарстанның, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган балалар укый. Алар бирегә ана телендә белем алырга килә. Бу балалар татар телен генә түгел, аның мәдәниятен, сәнгатен, шулай ук Әлфия апа кебек бөек шәхесләрен белеп үсәргә тиеш. Әлфия Авзалова моңнарында тәрбияләнгән буын тәртипле, тәүфыйклы булачак, укуында да уңышларга ирешәчәк, –диде район башлыгы Энгель Фәттахов.

Ул шулай ук Мәдәният паркында Актанышта туып үскән танылган әдәбият-мәдәният әһелләренең сыннары куелуын искә алды. Биредә якташ җырчыбыз Әлфия апага да һәйкәл куелачак.

Интерактив формада эшләнгән яңа музей ачылу тантанасында Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та катнашты. Ул Әлфия Авзалова белән Казанда бер йортта яшәвен, шуңа күрә аның белән якыннан таныш булуы турында сөйләде:

– Әлфия Авзалова әти-әниләрнең күренекле замандашы иде, безнең дә яраткан җырчыбыз булды. Ул – чын мәгънәсендә халык җырчысы. Бөек булса да, гади булып кала белде.

Җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова бу яңалыкны сөенеп кабул итүе турында әйтте:

– Музейның нәкъ менә сәләтле балалар өчен уку йортында оешуына шатланам. Балалар Әлфия Авзалова иҗатын өйрәнеп үсәчәк дигән сүз бу. Гомумән, Актанышта әнигә ихтирам, игътибар зур. Мәдәният йортына әни исемен куштылар, һәйкәл ачарга җыеналар. Музей ачу турында сүз исә әни исән чакта ук чыккан иде. Энгель Фәттахов бу идея белән гимназияне төзегәннән соң ук бүлеште. Музейга әни яраткан идәнгә куела торган сәгатьне, концерт игъланын бүләк иттем.

Моннан тыш, музейда Әлфия Авзалованың тормышын чагылдырган фотолар, концерт игъланнары белән беррәттән, яшь чагында төшерелгән аклы-каралы фильм-клипны да карарга мөмкин. 1970 нче еллар радиоалгычыннан Әлфия апаның җырлары яңгырый, телевизордан концерты күрсәтелә. “Туган як” музее җырчының концерт күлмәкләрен тапшырган.

Тагын бер заманча яңалык – интерактив караоке. Бөек җырчы репертуарындагы җырлар арасыннан теләгәнеңне сайлап аласың да интерактив караокега кушыласың. Бэк-вокалны Әлфия апа үзе башкара. Яшь буынны татар халык җырлары белән таныштыру, милли моңнарга мәхәббәт тәрбияләүдә отышлы алым бу.

Заманча музей Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән төзелә. Барлык чыгымнар 3 миллион 600 мең сумны тәшкил иткән.

Ләйсән Газизова


Фикер өстәү