Подвалда урнашкан электр двигателенең кызуы сәбәпле Казандагы бер балалар бакчасыннан 165 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген 8.12 сәгатьтә 112 бердәм номерына 81нче балалар бакчасыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә янган электр үткәргече исе таралуы хакында хәбәр килгән.
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
"Татар-Информ"