Татарстанда «Хендэ» җиңел машинасы фура астына керә. Авариядә хатын-кыз һәм бала һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле була.
Авария бүген иртән республиканың Менделеевск районында була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, чит ил машинасы руле артындагы хатын-кыз каршы полосага чыгып, идарәне югалткан һәм фура белән бәрелешкән.
"Татар-Информ"
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat