«Татарстан гүзәле» бәйгесендә катнашырга чакыралар

«Татарстан гүзәле» иҗтимагый оешмасы ТР Яшьләре министрлыгы, Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә «Татарстан гүзәле-2020» XXII Республика матурлык бәйгесен үткәрә.

Ел дәвамында республика район һәм шәһәрләрендә конкурслар һәм кастинглар узачак. Зона бәйгесендә җиңүчеләр финалда «Татарстан гүзәле» титулы өчен көрәшәчәк.

Соңгы сайлап алу туры 2019 елның 15 декабрендә Казанның «МЕГА» сәүдә үзәге (Җиңү проспекты, 141) сәхнәсендә үтәчәк. Конкурста катнашу өчен 14-23 яшьлек кызлар чакырыла. Алар сәхнәдә үз сәләтләрен күрсәтергә, гомум кабул ителгән модель стандартларына якын торган физик параметрларга ия булырга, шулай ук үзләре белән коену костюмы һәм туфли алып килергә тиеш.

Белешмәләр өчен телефон: 528-30-28, 29-010-29 (конкурс дирекциясе).


Фикер өстәү