Илфар Кәримов: “Алтын урталыкны сакларга тырышабыз”

14 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы”ның VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Әлеге бүләкнең әһәмияте, татар эстрадасындагы роле, быелгы тантананың үзенчәлекләре турында “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов белән сөйләштек.

– Илфар, әлеге премия бүгенге заман татар эстрадасын популярлаштыру һәм үстерүдә нинди роль башкара?

– Бу – нәтиҗә ясау. Ләкин ул бөтен татар эстрадасына нәтиҗә ясау түгел. Бу – “Болгар радиосы”ның һәм радионы тыңлаучыларының фикере. Һәрбер җырчы, һәрбер иҗатчы өчен бу премия стимул булып тора, чөнки иң яхшылары гына аңа лаек була. Һәркайсы үзенә күрә тырыша, халык яраткан темаларга җырлар иҗат итә. Болар барысы да татар эстрадасының үсешенә этәргеч булып тора. Шуңа күрә без азмы-күпме үз өлешебезне кертәбез дип уйлыйм.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен алу җырчылар өчен никадәр мөһим? Бу аларның иҗат тормышында әһәмиятле баскычмы, яки башка җырчылар алдында мәртәбәме?

– Монда барысы да бардыр. Һәр иҗатчы өчен, беренче чиратта, иң мөһиме – иҗатыңны бәяләү, күрә белү. Җырчы җырны халык өчен иҗат итә. Әгәр синең иҗат җимешең танылып китә, өстәвенә премияләргә лаек булса, канатланып эшләргә икеләтә стимул булып торадыр. Ә җырчы өчен бу премия – ул дәрәҗә дә, чөнки радио һәм тамашачы сиңа игътибар иткән дигән сүз. Бу бүләкнең дәрәҗәсе елдан-ел арта. Зур концертларда да җырчыларны сәхнәдә игълан иткәндә, “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреатлары, дип чыгаралар.

Моңарчы җиде тантана узды, җидесенең дә шаһиты булдым. Соңгы дүртесен үземә оештырырга туры килде. Беренче еллар белән чагыштырганда, җырчыларда, җырларның сыйфатында, сәхнә бизәлешендә, ут куелышында – һәр яклап үсеш бар. Гел бер урында таптанып торабыз икән, бу эшне башкаруның кирәге дә булмас иде. Камиллеккә омтылырга кирәк. Без тыңлаучыларга, тамашачыларга сыйфатлы продукт тәкъдим итәргә тырышабыз. Моңа сыйфатлы җырлар, сыйфатлы башкаручылар, сыйфатлы сәхнә бизәлеше, ут куелышы керә. Без ел саен тамашачыларга яңалык тәкъдим итәргә тырышабыз. Үсеш юк, дию дөрес булмас иде.

https://vatantat.ru/2019/09/fil%d2%afs-ka%d2%bbirov-ya%d2%a3alyk-kert%d2%af-nigezne-yukka-chygaru-t%d2%afgel-2/

– Премия әле җырчылар белән бергә авторларны да бүләкләүче бердәнбер тантана булып тора бит. Әмма бу яңалык та күптән түгел генә барлыкка килде. Ни өчен моңа кадәр авторларны бүләкләү булмады?

– Бу – “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең төп үзенчәлекләренең берсе. Башта шигырь языла, аннан көй иҗат ителә. Җыр җырчыга килеп эләккәч, аңа аранжировка ясала. Әзер продуктны җырчы тамашачыга тәкъдим итә. Җырны әзерләүдә бик күп кешенең өлеше керә. Дөрестән дә, элекке елларда авторларны бүләкләү юк иде. Ләкин тора-бара шундый нәтиҗәгә килдек. Башта “Кайнар хит” җиңүчеләренең җыр авторларын гына бүләкли идек. Әлеге проектта нәкъ менә җыр җиңеп чыга, халык җыр өчен тавыш бирә. Димәк, җырчы гына түгел, ә җырны иҗат итүчеләр дә җиңүче дигән сүз. Соңыннан башка җырчылар ни өчен “Кайнар хит” җырларының гына авторлары бүләкләнүе, ә аларныкы читтә калуы турында сорый башлады. Шуңа күрә аеру булмасын, һәркем тигез дәрәҗәдә булсын дип, премиягә лаек булган һәр җырның авторын бүләкләргә, дигән карарга килдек. Миңа калса, бу – дөрес һәм гадел.

– Елның мөһим һәм грандиоз чарасына әзерләнгәндә иң катлаулысы нәрсә?

– Иң катлаулысы – оештыру эшләре. Бу чараның продюсеры буларак, минем өстә бик күп вазифа ята. Җырчылар туплау, сценарий, алып баручылар, килешүләр төзү өчен җаваплы, кыскасы, барысын да күз уңында тотарга кирәк. Әлбәттә, мин үзем генә түгел, без бер команда булып эшлибез, фикерләшәбез, аралашабыз. Кайвакыт фикерләр туры килмәгән вакытлар була. Сценарий язылганда, номинацияләрне тәкъдим иткәндә, сәхнә бизәлешен уйлаганда фикер каршылыгы булырга мөмкин. Ләкин иҗат кешеләре арасында андый әйберләр булырга тиеш тә ул.

https://vatantat.ru/2019/11/v%d3%99t-%d3%a9chpochmak2-kunakta-lejna/

– Бер елны “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы Мәскәүдә узган иде. Ни өчен бу эш туктатылды һәм киләчәктә әлеге тантананы Мәскәүдә оештыру теләге бармы?

– Әйе, үземнең катнашым булмаса да, Мәскәүнең Кремль залында узган тантанага әзерлекне күзәтергә туры килде. Оештыру эшләре зурдан башкарылды, иң затлы җырчылар чыгыш ясады. Ләкин, минемчә, ул елны премияне башта Казанда оештырырга кирәк иде. Тик бер ел узганнан соң, ул Мәскәүдә концерт буларак оештырылды. Ә Казанда аны телевизион вариантта гына эшләделәр. Бу премиянең бренд буларак үсешенә киртә кебек тоелды. Хәзер декабрь ае җиттеме, “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын халык көтеп ала. Минемчә, безнең төп тамашачыбыз һәм тыңлаучыбыз биредә яши. Без алар өчен эшләргә тиеш. Ә Мәскәүдә гала-концерт кебек оештырырга кирәк дип уйлыйм. Киләчәктә башкалага бару теләге бар.

– Бу бүләкнең үзенчәлеге һәм популярлыгы нәрсәдә?

– Әйткәнемчә, без авторларны да билгелибез. Икенчедән, без премия исемендәге “милли” сүзенә тәңгәл. Милли дигәч тә, ул сәхнәгә читек киеп чыгу дигән сүз түгел әле. Миллилек алып баручылар телендә, сценарийда чагыла. Мәзәкләр һәм шаяртулар урынлы булырга тиеш. Сөйләм әдәби телдә булсын дип тырышабыз. Киемнәрдә милли элементларны чагылдырырга телибез. Биюләр әзерләгәндә дә миллилеккә өстенлек бирәбез. Тагын бер үзенчәлек – тантананың пафоссыз, ләкин шул ук вакытта югары дәрәҗәдә узуы. Без алтын урталыкны сакларга тырышабыз.

– Быелгы тантанада тамашачыны ниләр көтә?

– Хәзер халыкны гаҗәпләндерү кыен. Тамашачы концертка нәрсәгә дип килә? Беренче чиратта, шушы тантананың шаһиты булырга. Шуңа күрә төп бурычыбыз – тамашачыга сыйфатлы продукт тәкъдим итү. Вакыйга “Пирамида”ның фойесында ук башланып китә. Тамашачыларны музыка белән каршы алып, бүләкләр тапшырачакбыз. Менә инде ничәнче ел рәттән аларга йолдызлар бүләк итәбез. Быелның тагын бер үзенчәлеге – теләгән һәркемгә бушка фотомагнитлар өләшәчәкбез. Фойеда куелачак фотозоналарда фосурәткә төшү мөмкинлеге булачак. Әзер фотомагнитларны антракт вакытында сатып алырга мөмкин. Миңа калса, моңа кадәр мондый әйбернең беркайда да булганы юк иде әле. Концерт залында исә ут куелышы дисеңме, сәхнә бизәлешеме – биредә башка төрле дәрәҗә. Бу гадәти генә концерт түгел. Яңа елны яки Сабан туен сагынып көтәләр бит әле, җырчылар менә “Болгар радиосы” музыкаль премиясен дә көтеп ала. Бу алар өчен, чын мәгънәсендә, ел вакыйгасы. Бирегә килү тамашачыларның да күркәм традициясенә әверелсен иде.

https://vatantat.ru/2019/10/%d3%99lfiya-apa-%d2%afzen%d3%99-oshamagan-%d2%97yrchy-tavyshyn-ishetk%d3%99ch-tizr%d3%99k-t%d3%99r%d3%99z%d3%99ne-yabyp-kuya/

– Быелгы премиягә ничә җырчы лаек булачак? Белүемчә, монда төрле яшьтәге артистлар катнаша.

– Быел 30дан күбрәк номинация булачак. “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясенең үзенчәлеге шунда – биредә яшь башкаручылар да, тәҗрибәле, өлкән буын вәкилләре дә катнаша. Безнең радиода алар да яңгырый, алар да иҗат итә. Аларны төшереп калдырып, яшьләргә генә борылсак, дөрес булмас иде. Ел саен “Татар эстрадасы легендасы” дигән номинация тапшырабыз. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде. Быел бу номинациянең кемгә тапшырылачагы әлегә сер. Тамашачылар аның исемен 14 декабрь көнне генә белә алачак. Ул шулай ук хөрмәткә лаек өлкән җырчыбыз.

– Телевизор экраннарында һәм социаль челтәрләрдә булачак лауреатлар белән видеочакырулар урнаштырылган. Ни өчен аларны тамашачыга алдан ук күрсәтәсез?

– Бездә булачак лауреатларны халык сайлый. Ә халык сайлаган җырчыларны ни өчен сер итеп сакларга? Мин моның кирәген тапмыйм. Артистларны сер итеп саклау  ул – ясалма рәвештә интрига тудыру. Унике ай дәвамында “Кайнар хит” проектында җиңгән 12 кеше болай да билгеле, аларны халык сайлый. Алар автомат рәвештә “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенә эләгә. Моннан тыш, ел дәвамында күзәтү алып барабыз. Хатларда, смсларда, сайтта, социаль челтәрләрдә халык еш сораган җырларны барлыйбыз. “Болгар радиосы” алып баручылары белән җыелышларда фикерләшәбез, айның аеруча популяр булган җырын билгелибез. Төп интрига шунда: җырчыларның кайсы номинациядә җиңүе билгеле түгел. Аларны 14 декабрьдә генә игълан итәчәкбез.

– Синең тәҗрибәңдә артистның үз номинациясе белән килешмәү очраклары булдымы?

– Беркайчан да җырчыларның андый сүз әйткәне булмады. Ул номинацияләр һавадан алынмый, җырчының иҗаты, аның эшчәнлеге өйрәнелә. Менә, әйтик, Ришат Төхвәтуллин “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен җиденче тапкыр алачак. Бер елны без премияне аның үзенә генә түгел, иҗат төркеменә дип тапшырдык. Ул елны Ришат гастрольләрдә күп йөрде. Чынлап та, аның төркеме бик көчле, биюче-музыкантлары югары дәрәҗәдә. Ришат шушы командасы белән дә үзенә тартып торадыр. Бер җырчының да: “Нигә миңа бу номинацияне бирдегез?” – дип дәгъва белдергәне булмады.

https://vatantat.ru/2019/10/v%d3%99t-%d3%a9chpochmak1-almaz-mirzayanov-estradadagy-yasalmalyk-shigriyat-ilfak-shi%d2%bbapov/

– Ни өчен премияне алып баручылар һәрдаим алышынып тора? Быелгы тантананы кемнәр алып барачак?

– Безнең төп максат – “Болгар радиосы”ның алып баручыларын чыгару. Беренче тапкыр оештырганда шулай эшләдек тә, барлык алып баручылар да сәхнәгә чыкты. Ләкин сәхнәдә алып баручыларның күп булуы ниндидер буталуга китерә дип уйлыйм. Соңгы елларда төп алып баручылар Рөстәм Гайзуллин белән мин. Быел да тамашаны бергә алып барачакбыз. Ләкин алып баручы кызыбыз тагын үзгәрде. Ул – ТНВда эшләүче хезмәттәшебез. Аның исеме әлегә сер булып калсын әле.

– Быел җәй көне син өйләндең, ә гаилә күп игътибар таләп итә. Шул ук вакытта радиода да җаваплы вазифа башкарасың, эшең өйгә ияреп кайта. Хатының моңа ничек карый?

– Электән эшнең өйгә кайтуын яратмый идем. Мин беренче һөнәри адымнарымны телевидениедә ясадым, атна саен “Яшьләр тукталышы” тапшыруын чыгара идек. Бер тапшыруны җыю өчен атна дәвамында сюжетлар төшерергә, өйгә кайткач та уйларга, кыскасы, гел иҗат итәргә туры килә иде. Студент булуымны да исәпкә алганда, бу миңа мораль яктан бик авыр булды. Аннан соң мин радиода эшли башладым. Туры эфирда эшли идем дә, өйгә эш кайтмый иде. Әмма хәзер алай түгел, өйдә дә эшләргә туры килә. Баш миен сүндереп куеп булмый, уйлыйм, язам, сызам, планлаштырам. Кайвакыт өйгә кайтып, чәй эчәргә утыргач та, без, кызып-кызып, эш турында сөйләшәбез. Берничә минуттан соң гына өйдә эш турында уйлавыбызны аңлап алабыз. Тик эшеңне ничек кенә яратсаң да, гаиләгә игътибарлы булырга кирәк. Хатыным мине аңлый, аның белән киңәшләшү дә рәхәт. Эш буенча үпкәләшкән, талашкан юк.

– Һәрбер ир-атка хас булган ул үстерү, йорт салу, агач утырту теләге синдә дә бармы?

– Әлбәттә, ир-атның андый максаты булырга тиеш. Улыбыз булуын һәм үз йортыбызда яшәвебезне телим. Агачны үз гомеремдә күп утырттым инде. Ул утырткан агачлар өй салырлык булгандыр.

– Тормышыңны нәрсәдән башка күз алдына китерә алмыйсың?

– Туганнардан һәм якыннардан башка. Мин – туган җанлы кеше. Чит илгә китәргә тәкъдим булса, китә алыр идемме икән, дип уйлап куям. Күп очракта “юк” дигән фикергә киләм. Дуслар, туганнар белән аралашу, күрешү – минем өчен бик мөһим, миңа шулай җайлы, рәхәт. Яраткан эштән башка да яшәп булмый. Эшеңә яратып бармыйсың икән, бу – стресс, эшеңне дә сыйфатлы итеп башкара алмыйсың.

– Эштә булмаганда “Болгар радиосы”н тыңлыйсыңмы?

– Тыңлыйм. Машинада гел “Болгар радиосы” кушылган. Әлбәттә, чагыштырыр өчен башка татар һәм рус радиостанцияләрен дә тыңлап алам. Туган якларга кайтсак, өйдә көн дәвамында “Болгар радиосы” эшләп тора.

Әңгәмәдәш – Эльвира Шакирова


Фикер өстәү