Татарстанда ике кешенең гомерен өзгән юл һәлакәтен видеога төшереп алганнар. Авария бүген иртәнге сигезләр тирәсендә М7 трассасының 22нче чакрымында булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Хендэ» автомобилендә булган 36 яшьлек хатын-кыз, идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм фура белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.
«Фура белән бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина «ДАФ» автомобиленә килеп сыланган», — дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat