Миллионлы ВИЧ

Тискәре күрсәткечләрнең үсүе буенча Россия яңа рекордлар куя. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне (1 декабрь) уңаеннан игълан ителгән рәсми саннар бер дә сөендерми. ВИЧ инфекциясен йөртүчеләр саны 1,06 миллионга җиткән. Бу хакта Роспотребнадзор саннарына таянып, ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш һәм аны профилактикалау федераль фәнни-методик үзәге җитәкчесе, РФА академигы Вадим Покровский хәбәр итә.

Инфекция йөртүчеләр исемлегенә быелның 6 аенда 47 мең кеше өстәлгән. Андыйлар саны арту белән бергә, СПИДтан үлүчеләр статистикасы да үсә. Үткән ел 37 мең кешене куркыныч инфекция теге дөньяга алып киткән. Бу рекордлы сан икән. Статистика 30–40 яшьтәге ирләрдә СПИД күрсәткечләренең иң югары икәнлеген хәбәр итә. Бу катлауның 4 проценты инфекцияле, ди. 30–35 яшьлек хатын-кызларның 2–3 проценты үтергеч вирусны үз канында йөртә. Вирус эләктерүнең төп юлы – җенси мөнәсәбәтләр. Ирләрнең 57 проценты  хатын-кызлар белән якынлык вакытында чир йоктыра икән. 40–41 процент наркоманнар өлешенә туры килә. Өч ел эчендә Россиядәге 62 кеше медицина ярдәме алганда СПИД йоктырган.

Инфекция йөртүчеләр миллионнан ашып китсә дә, исәпкә алынганнарның 500 меңе генә дәвалана. 2018 елда 400 мең кешене дәваларлык кына препаратлар сатып алынган. Быел да 500 мең кешегә җитәрлек кенә дәва чарасы бар, дип әйтәләр.

Покровский ВИЧка тикшерү үтеп, үзендә авыру табылмаганнарга тыныч йөрмәскә киңәш итә. Танышларың арасында берничә авыру булу ихтималлыгы зур икәне аңлашылып тора бит инде саннардан. Дөрес, тәртипле гаилә тормышы алып барсаң һәм наркотиклар белән шаярмасаң, ВИЧ белән зарарлану куркынычы юк дәрәҗәсендә. Бу яктан караганда, СПИДтан профилактика бик гади: әхлаклы тормыш рәвеше алып барасың да, үзеңне дә имин итәсең, сәламәтлек саклау бюджеты да экономияләнә. Тик халыкның күбесе экстремаль тормышны сөя шул. ВИЧ куркынычы турында уйлаучылар юк диярлек.

Табиблар да кешеләрне сәламәт яшәү ысулларына түгел, саклану чараларын кулланырга гына өндиләр. Чикләрне белмәгән ләззәтле тормышка омтылу харап итә дә инде күпчелекне. Ә бит авыруның таралу ешлыгы бик зур. Статистика исәпкә алынганнар белән генә эш итә. Күпме исәпкә алынмаган чирле барлыгын беркем дә белми. Роспотребнадзор белән Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән саннар да бер-берсеннән күпкә аерыла. Димәк, өстәл яны санаучылары да төгәл санны белеп бетермиләр.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү