“Кызганганны яратмыйм”

Казанда яшәүче Лилия Гайнуллина әнә шулай ди. Физик мөмкинлеге чикле булса да, аны бик күпләргә үрнәк итеп куярга була. Күңел төшенкелегенә бирешмичә, дөньяны яратып яшәвенә дә сокланырлык. Лилияне бәхетсезлек очрагы арбага утырта.

– Күп еллар элек, армиядән кайткан туганнан-туган абыем мине бакчадан килеп ала. Ул чакта миңа өч яшь була. Кайтканда, юл фаҗигасенә эләккәнбез. Абыем шундук үлә, минем дә хәлем авыр була, – дип искә ала Лилия. Шуннан соң кызга берничә операция ясала. Тик никадәр генә тырышсалар да, баланы аякка бастыра алмыйлар. Әнисе Наилә апа бар тормышын сабыена багышлап, сабыр итеп яши башлый.

Лилия үзе дә бик үҗәт, куйган максатларына ирешә торган бала булып үсә. Музыка мәктәбенең фортепиано классына йөри. Мәктәпне тәмамлагач, машина йөртергә укый.

– Әнием тик утыртмады мине. Гел эш кушты. Табак-савыт та юдым, өйләр дә җыештырдым. Башка балалар укыган мәктәптә белем алдым. Кызганып тормыйча, мине башка балалар төсле итеп үстереп, әнием холкымны ныгытты. Тора-бара үҗәтлекнең миңа кирәге чыкты, – ди Лилия. – Әтием йөрәк авыруыннан иртәрәк китеп барды. Әнине югалтканга да 3 ел инде. Апамны да иртә җирләдек. 39 яшендә инсульт булды. Шөкер, аның балалары килеп хәлемне белә. Янәшәмдә терәк булырлык ирем бар. Ул да юл фаҗигасенә эләккән, аяклары начар йөри. Бер-беребезне тапкач, тормышның мәгънәсе, яшәүнең яме артты. Җәен бакчабызда мәш киләбез, кышын фатирыбызда матур гөлләр үстереп яшибез.

Лилияне өйдә бик тотып та булмый. Ул моннан 20 ел элек кул көрәше белән кызыксына башлый. Очраклы гына рәвештә бер ярышка чакыралар аны. Шуннан соң Лилиядә спортка тартылу теләге уяна. Ул чакта кызны читтән генә бер тренер да күзәткән икән. Ярыш беткәч, Равил Галиуллин Лилияне әлеге спорт төренә чакыра. Аның яулаган медальләрен санап бетерерлек түгел. Үзе әйткәнчә, иң истә калган җиңүе Американың Лас-Вегас шәһәрендә булган икән.

– Анда 42 илдән килгән спортчы катнашты. Мин ике кулым белән дә көрәшеп, алтын медальгә лаек булып, абсолют чемпион исемен алдым. Армрестлинг буенча 3 тапкыр дөнья чемпионы, ил, Европа күләмендә күп тапкырлар җиңү яуларга насыйп булды. Мин боларның барысы өчен дә тренерыма рәхмәтлемен. Көрәш  миңа яшәргә көч бирде. Тормышта югалып калмаска, үз юлымны табарга ярдәм итте.

Лилияне якыннары уңган хуҗабикә буларак белә. Кайчан килеп кермә, ризыгы пешкән, йөзе ачык, ди алар. Иренең әнисенә дә игелекле килен, диләр аны.

– Мин тормышны шулкадәр яратам. Үземнең мөмкинлегемне чикләнгән дип уйламыйм. Бар да үзеңнән тора. Сау-сәламәт булып та, үзеңә чик куярга мөмкинсең, – ди Лилия. – Иң мөһиме – тырышлык кирәк. Әгәр елап утырсам, мин мондый характерлы булмас идем. Көрәштә ике куллап җиңгән кебек, язмышның да якасына ике куллап тотынам мин. Бер дә ычкындырасы килми. Зур уңышларга ирешеп, якыннарымны сөендереп яшисем килә.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү