Шешә урынына – акча

Чүп җыю мәсьәләсендә чын мәгънәсендә боз кузгалды, дип авыз тутырып әйтергә була. Әлегә – Казанда. Киләсе ел дәвамында шәһәр мэриясе урамнарга 3 мең чамасы шешәҗыйгыч – фандомат урнаштырырга ниятли. Аппарат тапшырылган пластик шешә урынына акча бирәчәк. Бу хакта кичә башкала мэриясендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе”дә башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.

Пыяланы – пыялага, пластикны пластикка аерып җыю өчен билгеләнгән матур контейнерлар инде байтактан шәһәр һәм хәтта кайбер авылларны (әйтик, Балык Бистәсе районының Масловка авылында) бизәп торса да, чүпне аерып ыргытучылар сирәк. Әйе, чүп-чарны гомер буе бер күчкә җыйган халыкка элекке гадәтен ташлау җиңел түгел. Кайвакыт контейнер янына яки бөтенләй ишек төбенә генә ташлап калдырылган чүп капчыкларын күреп, һәй, кайберәүләребезгә чүпне аерып җыюга кадәр махсус савытка ташлап калдыруга өйрәтәсе бар әле, дип көрсенеп куярга да туры килгәли. Алга киткән илләрдән бу мәсьәләдә кимендә 30 елга артка калганбыз, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер шул.

https://vatantat.ru/2019/12/yash-tabiblar-avylga-kajtachak/

Шәхсән минем үземдә, фандоматлар куйгач, пластик шешәләрне контейнерларга ташлап әрәм итмәсләр, бәлки, дигән зур гына өмет барлыкка килде. Бер яктан, бу чисталыкка бер адым булса, икенче яктан, керем дә бит әле. Күп түгел, әлбәттә, әмма биш-ун сумы да (шешәнең ниндилегенә карап, хакы шундыйрак булачак) – акча. Чүплекләрдә казынучы сукбайлар күбәергә мөмкин, дигән шик тә юк түгел анысы. Тик барыбер, алар үзенә бер “санитар” ролен уйнап, шәһәребезнең чистаруына өлеш кертергә мөмкин, дигән уй күңелне җылыта.

https://vatantat.ru/2019/12/tatarstanda-kurkynych-yul-transport-%d2%bb%d3%99lak%d3%99te-arkasynda-hatyn-kyz-%d2%bb%d3%99m-bala-%d2%bb%d3%99lak-bulgan-foto/

Дөрес, мондый фандоматны инде дистә ел чамасы элегрәк үк Мәскәүдә күрергә туры килгән иде. Тик, ни гаҗәп: башкалада да чүп мәсьәләсе әлегәчә хәл ителмәгән!.. Хәер, әле быел җәен Казанда да үземә бер сәүдә үзәгендә шундый автоматтан (анда әле ул куелган гына иде) файдаланып карарга насыйп булды. Әлбәттә, кызыксынып кына. Әмма анда тапшырылган савыт урынына тәкъдим ителгән бушлай каһвәне генә эзләп йөрисе килмәде. Аның өчен сәүдә үзәгенең махсус билгеләнгән урынына барып мәшәкатьләнәсе иде. Гомумән, биредә халык сок-мазардан калган буш савытны фандомат янындагы чүплеккә генә томыру ягын карады. Әллә аппарат белән матавыкланырга вакытлары юк иде, әллә, минем кебек, бушлай каһвә кызыктырмады…

Буш шешә урынына каһвә түгел, ә акча бирә торган аппаратларга халык тизрәк ияләшер, дип өметләник. Акчаның беркемгә дә артыгы юк. Ә иң мөһиме – культурага өйрәнербез. Чүп җыю культурасына.

Валентина Семенова

 


Фикер өстәү